Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 февраль 2020, 17:20

Иске подъездларны язгы яңарту

Быел республикада 3382 подъездны ремонтлау планлаштырыла.

Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә вице-премьер – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев сөйләде. Шул ук вакытта ремонт эшләнәчәк 27 йортта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ке-шеләр яши һәм аларга пандуслар урнаштыру мөһим.
Уңайлы мохит булдыру өчен өстәмә рәвештә 2,7 миллион сум акча тотарга кирәк булачак. Радий Хәбиров бу максатка җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирергә кушты. 2020 елда республика программасы буенча үзгәрәчәк подъездлар исемлеге муниципалитетлар хакимиятләре белән берлектә төзелгән. Эшләр 24 марттан башланыр дип көтелә.
Әлеге вакытта Төбәк операторы 2500 артык подъездга техник тикшерү үткәрде һәм аларга 2000гә якын смета төзеде.
Исегезгә төшерәбез, узган елда Башкортстанда 3697 объект ремонтланды. Кызганычка каршы, төзүчеләр стандарт булмаган 303 подъездда эшне килешенгән вакытка тәмамларга өлгермәде, әмма эшләр ахырына якынлаша инде, Уфа шәһәрендәге ике йортта яшәүчеләр төзекләндерүнең тәмамлануын көтә.
«Күп фатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау» программасы 2018 ел ахырында Радий Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Ул аның башлануы турында үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте, һәм түбәндәге саннарны искә алды: «Бездә күп фатирлы йортларда 50 мең подъезд бар. Аларның 26 меңе, ә бу яртысы диярлек – иске, пычрак, черек рамлы тәрәзәләр һәм искергән электрчыбык белән. Подъездларны 5 елга бер тапкыр ремонтларга кирәк, ә гамәлдә исә кайберләре унар ел һәм күбрәк вакыт агартылмаган һәм буялмаган». Төбәк җитәкчесе алты ел эчендә республиканың барлык подъездлары ремонтланачак, дип ассызыклады.
Программа шартлары буенча, бу максатка бюджет акчасы тотыла. Әмма фатир хуҗалары башкарыласы эшләр исемлеген арттырырга телиләр икән, аларга өстәмә акча җыярга кирәк булачак. Биредә яшәүчеләр баскычларны, болдырларны, түбәдән су агу җайланмасын ремонтлау, агач ишекләрне һ. б. алыштыру, подъезд эчендәге мәйданнарны (тәрәзә яңакларын, беренче катларда плитка өслеген яңартып идәннәрне) ремонтлау, электр-монтаж эшләре үткәрү (электр линияләрен пластик тартмаларга урнаштыру, яктырткычларны энергия саклаучы хәрәкәт датчиклары булган җайланмаларга алыштыру), яңа почта тартмалары куюга исәп тота ала.
Шунысы мөһим, ремонтка өч ел гарантия бар. Эшләр сыйфатсыз башкарылган очракта, намуссыз төзүчеләрне җавапка тарттыру өчен вакыт җитәрлек булачак. Әгәр кемнәрдер зыян салу сәбәпле ремонт эшләре юкка чыкса, бу очракта Төбәк операторы җавап бирмәячәк.
Читайте нас: