Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 февраль 2020, 12:39

«Арт-клуб»ында рәссам Расих Әхмәтвәлиев белән очрашу

26 февральдә Уфаның «Арт-клуб»ында эшләүче башкорт теле клубында рәссам Расих Әхмәтвәлиев белән очрашу булды.

Анда ул сәнгать, үзенең иҗаты һәм язмышы турында сөйләде.
Расих Хасип улы Әхмәтвәлиев 1956 елның 27 декабрендә Чишмә районының Бәкәй авылында дөньяга килә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа музыка-педагогия училищесының художество-графика факультетында белем ала. Училищены тамамлагач, 1976 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә.
«Инйәр» иҗади төркем әгъзасы (1989–1993), 1992 елдан – Рәсәй Федерациясенең Рәссамнар берлеге, 1990 елдан «Чыңгызхан» иҗади берлек әгъзасы.1991 елда Америка Кушма Штатларында эшли.
2002–2008 елда Франциядә яши (Онфлер, Париж шәһәрләрендә), ул анда Bartoux, 2009 елдан Visio dell’Arte, Paris галереялары белән хезмәттәшлек итә. Франциядә «Көзге салон», Карузель Де-Лувр күргәзмәләрендә катнаша, Париж, Онфлер, Сан-Поль Ванс, Межев, Куршавель шәһәрләрендә Роберт Барто галереяларында даими экспозициялар оештыра.
Кубист техникасында эшли, үз эшләренең стилен фигуратив сәнгать дип исәпли. Аның рәсемнәренең төп темасы – хатын-кыз матурлыгы, кыю җайдак образы.
Рәссамның картиналары Третьяков галереясында, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт художество музеенда (Уфа), Тулуз Лотрек музеенда (Париж, Франция) һәм башка галереяларда саклана.
Розалия Вәлиева
«Башинформ» МА
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: