Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 февраль 2020, 19:15

Башкортстанда «авыл ипотекасы» турында дүрт төп сорау

Агымдагы елның гыйнварыннан Рәсәйдә авыл җирендә мөмкин кадәр түбән процент ставкасы белән фатир һәм йорт сатып алу мөмкинлеге бирүче яңа дәүләт ипотека программасы эшли башлады. Ул гаилә ипотекасыннан күпкә отышлырак, әмма һәркемгә дә туры килми, аның үз нечкәлекләре бар. Бүгенге язмабыз шул хакта.

1) Программаның асылы нидә?
Сез авыл җирендә торакны үзкыйммәте буенча сатып аласыз. Сезнең өчен процент ставкасының төп өлешен дәүләт түләячәк. Гомум таләпләр буенча гражданнар өчен максималь процент ставкасы – 3 процент. Әмма Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов белдерүенчә, төбәктә ставка минималь – 0,1 процент булсын өчен республика банкларны өстәмә субсидияли. Шул ук вакытта аннан файдалану өчен авылда яшәү һәм анда пропискада тору да мотлак түгел.
2) «Авыл җирлеге»нә нәрсәләр керә?
Ташламалы ипотека авыл торак пунктларына, ягъни: авыл, хутор, эшче поселок, шәһәр тибындагы поселокка кагыла. Ә менә шәһәр территориясендә шәхси секторда авыл ипотекасын рәсмиләштереп булмый.
Ягъни сез участок сатып алып та, ә өй төзергә арзан кредит бирмәскә мөмкиннәр. Шулай килеп чыкмасын өчен, алдан ук мөрәҗәгать иткән банктан җирнең кемгә каравын ачыклагыз.
3) Катнашучылар өчен шартлар нинди?
Гаилә хәленә һәм социаль статуска бердәм таләпләр юк. Сез ялгыз яисә өч балалы да, вуз тәмамлаган гына яки «урта яшьтәге» тәҗрибәле эшче булырга да мөмкинсез. Банкка сезнең тотрыклы рәсми керемегез һәм яхшы кредит тарихы булу мөһим. Тагын бер момент: ипотеканы хуплау – банкның бурычы түгел, ә хокукы.
Программада бер тапкыр гына катнашырга мөмкин. Кредитның максималь суммасы һәм вакыты – 25 елга өч миллион сум. Беренчел взнос – 10%. Ана капиталын кулланырга да мөмкин. Торакның яңа булуы мотлак түгел, сез фатирны яки йортны икенчел базарда сатып алырга да хокуклы. Йорт төзүгә, шул исәптән участок сатып алуга кредит рәсмиләштерергә мөмкин. Төзелешне ике ел эчендә тәмамларга, ә подрядчы белән рәсми килешү төзергә кирәк.
Торакны сатып алу килешүе яки өлешләп катнашу килешүе буенча гына сатып алырга мөмкин.
Торак яшәү өчен яраклы, барлык коммуникацияләр – электр, канализация, су, җылылык һәм газ белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Торак мәйданы социаль нормадан да ким булмаска тиеш. Ялгыз яшәүче гражданнар өчен бу – 33 квадрат метр, ике кешедән торган гаилә өчен – 42 квадрат метр, гаиләдә өч һәм аннан күбрәк кеше булса – һәр кешегә 18 квадрат метр.
Шартларга бәйле таләпләрнең тулы исемлеге РФ Хөкүмәтенең 30.11.19 елдагы 1567 санлы карарында күрсәтелгән.
4) Кая мөрәҗәгать итәргә?
Программада 16 банк катнашачак. Әлегә документларны алар рәсмиләштерү белән мәшгуль. Исемлек март уртасына кадәр барлык килештерү процедураларын үтәргә тиеш. Исемлектә «Россельхозбанк» мотлак булачак.
Әйткәндәй
Тагын нинди ташламалы программалар бар?
«Гаилә ипотекасы»
Кемгә тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче, өченче яки аннан соңгы бала, яисә инвалид бала туган гаиләләргә.
Нинди шартлар: максималь процент ставкасы 6 процент, кредитның иң күп күләме 6 миллион сум.
Нәрсәләрне белергә кирәк: юридик берәмлектән төзелеп килгән фатирны яки төзүчедән әзер торакны гына сатып алырга мөмкин. Булган ипотека буенча реструктуризация ясау мөмкинлеге каралган. Анда 47 банк катнаша, алар арасында Саклык банкы, ВТБ, «Россельхозбанк» һ. б. бар.
«Ипотека түләүгә 450 мең сум»
Кемгә тиеш: 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы бала туган гаиләләргә.
Нинди шартлар: Дәүләт сезнең өчен 450 мең сум ипотека кредиты түли. Сезгә ипотека кредиты биргән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нәрсәләрне белергә кирәк: барлык банкларны да колачлый. Түләү бер тапкыр бирелә. Икенче тапкыр, хәтта тагын бала туса яки яңа ипотека кредиты алынса да, ул бирелми.
450 мең сум – максималь сумма. Әгәр сезгә 300 мең сум гына түләргә калган икән, дәүләт 300 мең сум бүләчәк. Программаны «авыл ипотекасы» белән берләштерергә дә була. Ягъни сез, күп дигәндә, өч миллион сумга йорт сатып аласыз, аның бәясенең бер өлешен ана капиталы белән түлисез (быелдан, Президент Владимир Путин боерыгы нигезендә, беренче бала өчен аның күләме 466 мең, икенче бала өчен 150 мең сум (ягъни барлыгы 616 мең 617 сум), ә өченче балагыз тугач, гаризагыз нигезендә дәүләт сезнең өчен тагын 450 мең сум күчерәчәк.
«Торак төзелешенә акча җыю»
Кемгә тиеш: Башкортстанның барлык гражданнарына.
Нинди шартлар: сез партнер-банкта исәп ачасыз (әлегә болар Саклык банкы һәм «Уралсиб») һәм ай саен аңа өч меңнән ун мең сумга кадәр акча салып барасыз. Республика властьлары сезнең кертемгә бәйле акча күчерә, әмма аның күләме ай саен өч мең сумнан да артык була алмый. Программада катнашучы һәр кеше шушы рәвешле елына 36 мең сум күләмендә өстәмә акчага өмет итә ала, ә туплану вакытында – бу сумма 216 мең сумга җитәргә мөмкин. Җыелган акчага сез мотлак торак сатып алырга тиеш.
Нәрсәләрне белергә кирәк: программа кысаларында акчаны өч елдан алты елга кадәр тупларга мөмкин. Җыелган акчага фатир, бүлмә, шул исәптән икенчел базарда сатып алырга, шәхси йорт төзергә яки шәхси торак өчен җир участогы сатып алырга һәм хәтта элек алынган ипотеканы да түләргә була. Катнашучылар өчен махсус банк ставкалары каралган.
Читайте нас: