Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 февраль 2020, 17:34

Балаларның нинди мохиттә имтихан бирүен аңлау өчен...

Күптән түгел поселокның беренче мәктәбендә «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенрәсәй акциясе барышында имтихан үтте.

Коридорда төркем-төркем булып басып торган ата-аналар, балалары кебек үк, интернеттан тарихи вакыйгаларның кайчан булуы турында мәгълүмат эзләделәр, чөнки тарих буенча имтихан булачагын әле генә белделәр. «Нинди фәннән имтихан буласын алдан белсәм, әзерләнер идем, – диде Әлфия Бадранова. – Бераз дулкынланам, чөнки мәктәпне тәмамлаганга 36 ел үтте. Мин биш бала әнисе. Бердәм дәүләт имтиханын быел дүртенче балабыз тапшырса да, бу акциядә беренче тапкыр катнашам».
Имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Лариса Малеванная инструктаж үткәрде, ата-аналарга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Аларның кулында бары тик паспорт һәм ручкалар гына калды, телефоннарны алып куйдылар. «Дурас мәктәбеннән Бадранова, Алкин-2 мәктәбеннән Ерохин, Явгилдин, Урманова...» дип төркемнәргә бүлү башланды. Барысы да чын имтихан тапшыргандагы кебек булды: металл эзләгечләр кулланылды, телефон элемтәсе өзелде, аудиториядә һәм коридорда имтиханны оештыручылар, медицина хезмәткәре кизү торды.
Сыйныфта биремнәр таратылды, бланкны дөрес итеп ничек тутырырга кирәклеген аңлаттылар, һәм ата-аналар тарихи вакыйгалар һәм даталар, князьлекләр, алышлар һ. б. дөньясына чумды... Беренче булып эшен Дмитрий Ерохин тапшырды. Аның уртанчы улы Виктор Алкин-2 мәктәбенең 11нче сыйныфында укый.
«Тормыш иптәшем: бар, имтиханнарның ничегрәк үтүен белеп кайт, дип җибәрде», – диде Дмитрий. Үзе сөйләвенчә, аның өчен биремнәр бик катлаулы булмаган, чөнки ул тарих-филология юнәлешле мәктәп тәмамлаган һәм югары педагогик белемгә ия, тик әле мәктәптә эшләми.
– Имтиханга Чишмә һәм Благовар районнарыннан 35 кеше килде, алар БДИ тапшырганда балаларының нинди мохиттә булуын тоя алдылар, – дип нәтиҗә ясады бердәм дәүләт имтиханы координаторы, мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге җитәкчесе Нурия Аллагулова.
Читайте нас: