Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 февраль 2020, 12:39

Җиңү юлында

«Спутник ФМ» радиосы «Җиңү өчен 27 миллион адым» дигән ватанпәрвәрлек акциясе башлануын игълан итте.

Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион ватандашыбыз истәлегенә багышлана.
Әлеге акция икенче тапкыр үткәрелә һәм ул 23 февральдә башланды. Шунысы кызыклы, анда республика халкы гына түгел, ә бөтен Рәсәй һәм хәтта чит илдә кешеләре дә катнаша ала. Шартлары гади – үзеңнең бер көн буена атлаган адым-нарыңны түбәндәге сайтта теркәргә кирәк: https://pobeda.sputnik.fm/.
– Эшкә барасыз, паркта йөрисез, спортзалга йөгерәсез, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәсез яки турпоходларда километрлар үтәсез... Шул адымнарыгызны сугыш чорында яшәгән туганнарыгызга багышлагыз. Барлык адымнарның саны автомат рәвештә кушылачак, – дип хәбәр ителә акция сайтында. – Видеоны телефоннарыгызга төшерегез, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрегездә урнаштырыгыз, дусларыгыз белән уртаклашыгыз. Уртак тырышлык белән без Уфадан Берлинга кадәр бөек юл үтәрбез, Бөек Җиңүне якынайтучыларыбызны искә төшерербез.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, быел «Спутник ФМ» радиостанциясе Уфадан Берлинга кадәр виртуаль юл гына узып калмыйча, әлеге маршрут буенча машина белән барырга, Бөек Ватан сугышы чорында хәрбиләр күмелгән урыннарында булырга планлаштыра. Станция хезмәткәрләре 3000 чакрымнан артык араны 1 майдан 9 майга кадәр узачаклар.
Узган елда үткәрелгән «Җиңү өчен 27 миллион адым» акциясенә килгәндә, безнең төбәк, ил һәм башка дәүләтләр халкы 29 миллион адымга сузылган зур ара үтә алды. Германия, Франция, Италия, Кытай, АКШ, Гватемала һәм башка илләрдә яшәүчеләр дә Башкортстан вәкилләре белән бергә юл үткән. Алар арасында Рәсәй сәясәтчесе Владимир Жириновский, җырчы һәм актер Митя Фомин, бөтендөньяга танылган опера җырчылары Әскар һәм Илдар Абдразаковлар, «Пицца» төркеме лидеры Сергей Приказчиков, тамашачыларның яраткан җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, республиканың халык артисты, курайчы-виртуоз Роберт Юлдашев һәм башкалар бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча ультрамарафончы Дмитрий Ерохин рекордчы булган, ул барлыгы 128 429 адым атлаган. Яз көне, 20 апрельдә, ул Җиңүне якынайтучылар истәлегенә 24 сәгатьлек скандинавия йөреше белән Рәсәйнең яңа рекордын куйды.
Радиостанция тапшыруларын алып баручы Лилия Шакированың акциядә катнашучылар исеменнән Берлиндагы Трептов паркында «Азат итүче сугышчы» һәйкәленә чәчәкләр салуы акциянең матур һәм истәлекле финалы булды.
Узган ел «Җиңү өчен 27 миллион адым» акциясе илнең радиоиндустриясендә төп бүләккә – «Радиомания» милли премиясенә лаек булды.
Фото: «Башинформ»
Читайте нас: