Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 февраль 2020, 15:25

Грант алган фермер

Республика Башлыгы Радий Хәбиров эшмәкәрлекне үстерүгә җитди игътибар бирә һәм аны «безнең икътисад локомотивларының берсе» дип атый.

Башкортстан фермерларына да грантлар рәвешендә сизелерлек дәүләт ярдәме тәкъдим ителә.
2020 елда Чишмә районының Ибраһим авылыннан фермер Рәсим Мостафин да терлекчелек фермасы булдыру өчен «волгоград» токымлы сарыклар үрчетү» проекты белән шундый грант алды.
Ул бик теләп 4–5 айлык 200 баш сарык асралган яланабзарны күрсәтте, малларны күптән түгел Зианчура районыннан алып кайтканнар. Һава торышы, февраль ае булуга карамастан, җылы. Сарыклар саф һавада печән чемченеп йөриләр һәм әкренләп яңа шартларга ияләшәләр. Рәсим Мөнир улы билгеләп үтүенчә, әлегә алар хәлсез күренә, чөнки, беренчедән, ерактан алып кайту сәбәпле йончу сизелә, икенчедән, бер көн элек алардан анализга кан алганнар һәм прививка ясаганнар. Шуңа күрә ул аларны көн буе күзәтә.
– Ни өчен бу токымны сайладыгыз? – дип кызыксындым.
– Беренче чиратта, бу сарыклар йоны аркасында кыйммәт бәяләнә, ите дә тәмле була. Йоннарын сату белән проблема юк, Зианчура егетләре үзләре килеп, кыркып алып китәргә әзер, – дип сөйләде фермер.
Рәсим Мостафин фермерлык эше – игенчелек һәм үсемлекчелек белән ун ел элек шөгыльләнә башлаган. Нигездә, бөртекле культуралар үстергән, әзерләгән печән һәм салам артып та калган, шуңа күрә дә сарык үрчетү белән шөгыльләнеп карарга булган.
– Тумышым белән мин Ибраһим авылыннан. Без Мостафиннар агалы-энеле җиде бертуган, икебез тормышыбызны җир эше белән бәйләдек, фермерлык белән шөгыльләнәбез. Бу эштә миңа гаиләм дә ярдәм итә, алардан башка булмый. Хатыным эшчеләр өчен ризык әзерли, монда килеп тә булыша. Улыбыз шәһәрдә эшләсә дә, еш кына кайтып ярдәм итә, – диде фермер.
«Иң мөһиме – аларны куркытырга ярамый, стресс кичереп авырырга мөмкиннәр, ә гомумән алганда сарык талымсыз мал – алдына салганның барысын да ашый», – диде Рәсим Мөнир улы. Аның сарык үрчетү буенча белгече дә бар.
– Бәйгедә катнашу өчен барлык таләпләрне үтәп гариза бирү җиңел булмады. Дәгъва итүче һәркем үзенең бизнес-проектын якларга тиеш иде. Грант суммасы бизнес-планга карап билгеләнде. Дәүләтнең шул рәвешле булышлык күрсәтүе – зур ярдәм, – диде ул.
Ул моңа кадәр дә ике ел рәттән грант алуга гариза биреп караган, тик алалмаган. Хезмәт сөючән һәм тырыш фермер өметен өзмәгән, һәм өченче тапкырдан соң гаризасы хупланган. Эш башлау өчен 2 миллион 600 сум таләп ителгән: 60%ын – 1600000 сумны дәүләт биргән, 1 миллион сумы – үз акчасы (40%, таләпләр шундый).
Ибраһим авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов авыл Советы территориясендә малтабарлык, аерым алганда, фермерлык үсеш алуына шат.
– Без аларга ярдәм итәргә, документларны рәсмиләштерергә, җир бүлеп бирүдә булышлык күрсәтергә тырышабыз. Мин аларны грантлар, субсидияләр алу өчен гариза язарга үгетлим, хәзер андый программалар бик күп бит. Малтабарларны укырга, семинарларга җибәрергә тырышам. Безнең халык кәгазь тутыру эшеннән курка, әмма хәзер җиңелрәк, инстанцияләргә йөрергә кирәкми, барлык мөһим документларны Күп функцияле үзәккә илтеп бирәсең дә көтәсе генә кала. Эшкуарлар, үз чиратында, авыл биләмәсендә үткәрелгән күп кенә чараларның иганәчеләре булып торалар, – дип аңлатты ул.
Безнең белешмә:
БР Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елда грант программасы буенча бәйгедә катнашу өчен 800дән артык гариза бирелгән. Шуларның 272се 960 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.
Башта агымдагы елда эшләүче дәүләт проекты буенча бирелгән гаризалар тикшерелә, аның барышында «Агростартап» гранты каралган (КФХ сыйфатында теркәлергә карар иткән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен). Арытаба «Яңа эш башлаган фермер», «Гаилә фермасын үстерү» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» федераль программалар буенча бирелгән гаризаларга чират җитә.
Читайте нас: