Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 февраль 2020, 12:56

«Хезмәт кешесе» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Чишмә сәнгать мәктәбе балалар арасында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хезмәт кешесе» дигән иҗади бәйге игълан итте.

Бәйгедә районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм рәсем сәнгате студияләрендә шөгыльләнүче 9–17 яшьлек балалар катнаша ала. Бәйгегә «Халык хезмәте белән Ватан көчле!», «Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронты» һәм «Җиңү көне» темасына рәсемнәр кабул ителә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: декоратив-гамәли сәнгать (халык, традицион курчак, гобелен, корама тегү (лоскутное шитье) һ. б.), рәсем һәм графика. «Рәсем сәнгате» номинациясе буенча сәнгать эшләре – акварель һәм гуашь, ә «Графика» номинациясендә карандаш, тушь һәм йомшак материаллар белән башкарылырга тиеш. Эшләр А2 һәм А3 форматындагы биттә ирекле техника белән башкарыла.
Бәйгедә катнашу өчен 2020 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге адреска: р. п. Чишмы, ул. Садовая, 7, МР Чишминский район, Детская школа искусств яки электрон адреска: [email protected]. – кулъязма яки басма формада гариза бирергә кирәк:
Бәйге һәм гаризалар бирү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны 8 (34797) 2-10-27 телефоны яки электрон почта адресы: [email protected] – буенча белергә мөмкин.
Читайте нас: