Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 февраль 2020, 14:36

Анда ир-атның ихтыяры һәм холкы чыныга...

Якшәмбе, 23 февральдә, бөтен ил Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәчәк.

Бу көнне кече яшьтән алып олы яшькә кадәр барлык ир-егетләрне котлау, истәлекле урыннарга чәчәкләр салу һәм ветераннарны хөрмәтләү гореф-гадәте бар.
Менә без дә бәйрәм алдыннан батыр һәм кыю ир-атлар турында сөйләргә булдык. Районыбызда шундый кешеләр – Төньяк Кавказда булган, аерым алганда, Чечняга хезмәт командировкасына барган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бар. Алар гомерләрен куркыныч астына куеп кайнар нокталарда тәртип һәм тынычлык сакладылар һәм саклыйлар.
Милиция ветераны, Чечня Республикасының Урыс-Мартан районы буенча вакытлыча эчке эшләр бүлегенең элекке начальнигы Рим Нәбиуллин Чечняда сугыш барган 2001 елда булган.
– Өч айга Урыс-Мартанга бардым, отряд командиры булдым, Башкортстаннан 375 кеше алып бардым, бишесе Чишмә районыннан. Анда чын сугыш бара иде, ике сугышчан иптәшемне югалттым. Бу хәлләрдән соң гомернең, һәр үткән мизгелнең кадерен белә башлыйсың. Шул ук вакытта үзеңнең хезмәт һәм хәрби бурычыңны, һичшиксез, үтәргә кирәклеген аңлыйсың, – диде ул.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре Чечняга хезмәт-хәрби бурычларын үтәү өчен 180 тәүлеккә командировкага бара. Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең кадрлар начальнигы урынбасары Рәмис Собханкулов командировкага ике тапкыр (2014–2015 һәм 2016–2017 елларда) барган.
– Хезмәт бурычын үтәүдән тыш, җаваплылык хисе арта. Тыныч районга эләкмәдек, тулы экипировкада йөрергә туры килде. Безнең бурыч юлларны контрольдә тоту, контрафакт продукция яки корал кертүгә юл куймас өчен контроль-үткәрү пунктларында паспорт режимын һәм автотранспортны тикшерү иде. Хәвеф-хәтәр булды, әлбәттә, һәр минутта әзер булырга кирәк иде, чөнки әле теге, әле бу КППга һөҗүм итүләре турында хәбәрләр ишетелеп торды, – дип сөйләде ул.
Хезмәт итүчеләр составы белән эшләүче төркем белгече, эчке хезмәт капитаны Шамил Гәрәев 2017–2018 елларда шундый ук командировкада булган.
– Полициягә эшкә килгәндә, мин, әлбәттә, ял һәм бәйрәмнәрдә эшләргә, командировкаларга барырга туры киләчәген белдем, шуңа күрә әлеге командировка минем өчен көтелмәгән хәл булмады. Хезмәт срогы тәмамланып килгәндә туганнарны сагына башлыйсың, аннары, ике кечкенә балам да калды бит әле. Ул елны аларга яңа елга бүләкләр бирә алмадым. Безне КППдан алып чыгарга тиешле бронетранспортер килгәч, юлга җыенырга бирелгән 15 минут бигрәк тә озак үткән кебек тоелды, әйтерсең лә вакыт туктап калды. Ә, гомумән алганда, ул якларда табигать бик матур, халык тату, бер-берсенә булышып яши, – диде ул.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең тыл начальнигы Шамил Әһлиуллин Төньяк Кавказда хезмәт командировкасында хәтта өч тапкыр булып кайткан. «Бервакыт юлда техникабыз ватылды, һәм яныбыздан үтеп баручыларның күбесе ярдәм тәкъдим итте», – дип анда яшәүче халык турында яхшы яктан гына искә алды ул.
Тревогалар, даими хәрби әзерлек, кыр шартларында тормыш – боларның барысы да якташларыбыздан һәм алты ай буена аларның янәшәсендә булган һәркемнән көч-куәт туплауны һәм нәтиҗәгә ирешүне таләп итә.
Якташларыбыз хезмәт командировкаларында арытаба да лаеклы хезмәт итсен, кайгы-хәсрәт аларның гаиләләрен урап узсын. Барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз, тыныч күк йөзе, сәламәтлек, өмет-хыялларның тормышка ашуын телибез!
Читайте нас: