Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 февраль 2020, 16:20

Тәүге тапкыр беренче сыйныфка

1 февральдән мәктәпләрдә беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә башлады.

Күп кенә мәктәпләрдә булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелышлар үтте инде. Без мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Зилә Ямалетдиновага кайбер сорауларны аңлатып үтүен сорап мөрәҗәгать иттек.
– Зилә Равил кызы, баланы беренче сыйныфка кабул итү турында гаризалар бирү ничек бара?
– Гаризаны мәктәптә яки интернет аша дәүләт хезмәтләре сайтында, яки «БР мәктәпләрен электрон комплектлау» системасында тапшырырга була, анда инструкция урнаштырылган, шуның ярдәмендә ата-аналар электрон теркәлә ала. Әгәр ата-аналар баланы 1нче сыйныфка электрон төрдә яздыруны сайласалар, барлык документларны 7 көн эчендә мәктәпкә тапшырырга тиешләр. Әгәр документлар күрсәтелгән срокта бирелмәсә яки бала документларындагы мәгълүмат электрон чират сервисы сайтында ата-ана күрсәткән мәгълүматтан аерылса, гариза кичектерелгәннәр исемлегендә булачак.
– Димәк, гаризалар кәгазь вариантта кабул ителми?
– Юк, алай түгел. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә, элеккечә, 1нче сыйныфка гаризаларны кәгазь вариантта кабул итү дәвам итәчәк.
– Гаризаны кайчан бирергә була?
– Беренче сыйныфка гаризалар ике этапта кабул ителә: 1 февральдән 30 июньгә кадәр учреждениегә беркетелгән территориядә теркәлгән, 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр учреждениегә беркетелгән территориядә теркәлмәгән кешеләр өчен. Район Хакимиятенең территорияләрне беркетү турындагы карарын мәгариф идарәлеге, мәктәпләр һәм балалар бакчалары сайтларында табарга мөмкин.
– Мәктәп күпме вакыттан соң җавап бирә?
– Гариза 7 эш көнендә каралырга тиеш.
– Ә мәктәп баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тарта аламы?
– Мәгариф турындагы законның 67нче маддәсенең 4нче кисәгенә ярашлы, мәктәп буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Ата-аналар яки аларның законлы вәкилләре, урыннар булмаган очракта, баланы башка мәктәпкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен түбәндәге адрес буенча турыдан-туры Мәгариф идарәлегенә мөрәҗәгать итә ала: Чишмә поселогы, Мостай Кәрим урамы, 39а.
Рәсәй Федерациясе Гаилә кодексының 54нче маддәсенә һәм «Рәсәй Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль законның 67нче маддәсенә үзгәрешләр кертү сәбәпле, бер гаиләдә яшәүче балалар бертуганнары белем алган мәктәпләрдә уку хокукына ия.
Әгәр балагызга алты яшь ярым булмаса яки сигез яшь тулып үтсә, гариза бирүче мәгариф идарәлегенә барып, беренче сыйныфка кабул итүне сорап район Хакимияте башлыгы исеменә гариза бирә.
Беренче сыйныфка кабул итү турында тулырак мәгълүматны Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның Мәгариф идарәлеге, район мәктәпләре сайтларында алырга була. Мәктәпләргә кабул итү буенча «кызу линия» телефоны 8 (34797) 2-21-36.
Читайте нас: