Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 февраль 2020, 17:58

Ир-атларга нинди бүләк бирергә була?

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Бәйрәм булгач, бүләк тә бирергә кирәк бит әле. Ир-егетләргә нәрсә бүләк итәргә була соң?

Сәяхәт итәргә яратучыларга: махсус материалдан эшләнгән савыт-саба, термокружка, термос, фляжка, пәке, фонарь, компас, палатка, рюкзак, палатка;

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә: шапка, шарф, шлем, чаңгы, тимераяк, кәшәкә, сноуборд, йөзгәндә кулланыла торган күзлек, сөлге, йөгерүчеләргә пульсны исәпли торган сәгать, спорт сумкасы, адымны исәпли торган прибор, теннис ракеткасы;

Балыкчыларга: спиннинг, сумка, термос, фонарь, термос;

Сунарчыларга: компас, барометр, рюкзак, бинокль;

Актив ял яратучыларга: мангал, шашлык пешерү өчен рәшәткә-гриль, сумка-суыткыч, махсус утыргыч, гамак, арбалет, бадминтон өчен ракетка;

Руль артында йөрүчеләргә: автомобиль термометры, автомагнитола, видетеркәгеч, утыргычны җылыткыч, салон өчен ароматизатор, фонарь, кар көрәү өчен көрәк, термокружка, автосервиска сертификат;

Ир-атларга селфи таягы, флешка, клавиатура, ноутбук өчен сумка, театрга яки кинога, я булмаса нинди дә булса спорт чарасына билет, атта йөрү өчен осталык классына, бассейнга, фитнес-клубка, массажга сертификат, зонтик, сәгать, күзлек, баш киеме, өстәл уены, китап, коллекционерлар өчен махсус кирәк-яраклар бүләк итәргә дә мөмкин.

«Шәхри Казан» сайтыннан алынды
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: