Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 февраль 2020, 13:34

Чаңгы ярышы узды

15 февральдә Чишмә поселогында Бөтенрәсәй чаңгы узышлары барышында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Рәсәйнең чаңгы юллары-2020» мәдәни-спорт бәйрәме үтте.

Кышкы спорт төрен яратучылар кулларына чаңгы тотып район Мәдәният сараена ашыкты, бу көнне ул спорт үзәге дә булды.
– Быел беренче тапкыр чаңгы ярышында катнашырга булдым, әнием һәм улым белән чаңгыда еш йөрибез. «Ладушки» балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшлим, – диде Луиза Габидуллина.
Биредә предприятиеләр директорларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, волонтерларны яки авыл биләмәсе башлыкларын, шәфкать туташларын һәм пешекчеләрне дә очратырга мөмкин иде. Чынлап та, чарада катнашучылар күп булды!
Район Мәдәният сараеннан ерак түгел урында кыр кухнясы эшләде, биредә һәркем карабодай боткасы һәм икмәк белән тамак ялгый, кайнар чәй эчеп җылына алды.
Чаңгы ярышы башланыр вакыт җитте. «Башта классик адым белән барабыз, аннан соң йөгерүгә күчәргә мөмкин. Йөз метрдан соң хатын-кызлар уңга, ир-атлар сулга борыла», – дип соңгы күрсәтмә бирелде. Ир-атлар өчен 1400 метр, хатын-кызлар өчен 800 метр чаңгы юлы әзерләнгән.
Аннары оста чаңгычының чаңгысы да каралган, төбе шомартылган була.
– Әлеге чарада икенче ел катнашам, бу көнне түземсезләнеп көтеп алдым. Мәктәптә укыганда ук чаңгы шуарга ярата идем, әле дә кайвакыт кичләрен чаңгыда йөрергә чыгам. Бүген чаңгы юлы да, һава торышы да шәп, – диде Ярми авылыннан килгән Альмира Галикәева (әйткәндәй, ул хатын-кызлар арасында «55+» категориясендә беренче урын алды).
«Сельхозтехника» директоры Эрнст Кәримов үзенең җиңүен спорт белән шөгыльләнүе, шул исәптән чаңгы ярышларында еш катнашуы белән бәйли.
Карантин булу сәбәпле балалар аз иде. Сафардан килгән малайлар үз чиратларын түземсезләнеп көттеләр. 11 яшьлек Әмир Әсәдуллин билгеләвенчә, абыйсы мәктәптә спортчы булган һәм аның 15 медале бар. Ул гаилә традициясен дәвам итүне бурычы дип саный.
Җиңүчеләр ярыш тәмамлангач та бүләкләнделәр, аларга истәлекле кубок, медаль, грамота һәм «Рәсәй чаңгы юллары-2020» дип язылган башлык тапшырылды.
Чаңгы ярышларында 120дән артык кеше катнашты.
* * *
Элина Ибраһимова
Мәдәният сараеның кышкы бакчасында Чишмә районы җитәкчеләре арасында бильярд буенча ярышлар үтте, ә икенче катта шулай ук шахмат, шашка һәм дартс буенча ярышларында катнашырга мөмкин иде.
Әйтергә кирәк, дартста үзләрен сынап карарга теләүчеләр күп булды, катнашучыларга үз чиратларын көтеп алырга туры килде.
Спорт фестиваленә гаиләләре белән килүчеләр дә булды, кайберәүләр хәтта оныкларын да алып килгәннәр иде, шуңа күрә катнашучылар арасында өлкәннәрне генә түгел, ә яшь спортчыларны да очратырга мөмкин иде.
Менә өлкән яшьтәге ике хатын шашка уйный.
«Без инде пенсиядә, күптән шашка уйнаганыбыз юк, әмма бүген фестивальне карарга, танышлар, дуслар өчен җанатарга килдек, ә аннары үзебез дә катнашырга булдык», – диде аларның берсе.
Чыннан да, бүген кемнең җиңүче булуы мөһим түгел, иң мөһиме – кешеләр сәламәт яшәү рәвешен үз итсен, фестиваль-дән уңай тәссоратлар алып кайтып китсен. Өстәвенә, биредә дуслар һәм якташлар белән очрашып аралашырга да мөмкин.
Мәдәният сараеның беренче катында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси ярышлар үтте. Атучылар төгәл тидерә алмасалар да борчылмадылар, киресенчә, бер-берсен шаяртып, көлеп, төрле сүзләр әйтеп күңелләрен күтәрделәр.
Чишмә районы халкы ел саен үткәрелүче чаңгы спорты бәйрәмен бик яхшы билгеләп үтте, дип әйтергә мөмкин. Фестивальгә килүчеләр бер-берсе белән аралаштылар, чаңгыда узыштылар, шахмат, шашка һәм бильярд уйнады, ату буенча ярыштылар. Бу көнне чарадан һәркем яхшы һәм күтәренке кәеф белән өенә кайтып китте.
Читайте нас: