Бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы әлеге карар республиканың рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты. Субсидияләр өч ел дәвамында – 2020–2022 елларда биреләчәк. Акча ел саен, 1 декабрьгә кадәр күчереләчәк.
Документта билгеләнүенчә, укытучыларга бер тапкыр бирелүче компенсациягә дәгъва итүче укытучыларны бәйге комиссиясе сайлый. Дәгъва итүче укытучының яше 50дән артмаска, махсус белеме булырга, атнасына кимендә 18 сәгать укытырга, авылда мотлак биш ел эшләргә тиеш.
Күчеп барырга ниятләгән урыннан кимендә 50 чакрым ераклыҡта эшләүчеләр яки яшәүчеләр, яисә күчәргә ниятләгән урын әлеге вакытта яшәгән яки эшләгән муниципалитетка туры килсә, бәйгедә катнашырга ярамый.
Сайлап алу бәйгесендә катнашучы укытучылардан гаризалар ел саен 10 гыйвардан 15 апрельгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә «Башинформ».