Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 февраль 2020, 14:45

Сәламәтлек – беренче урында

Әлеге вакытта коронавирус киңкүләм мәгълүмат чараларында иң беренче урынга куелган тема.

Лондонның гигиена һәм тропик авыруларны тикшерү мәктәбе галимнәре чир февральнең икенче яртысында ныклап таралырга мөмкин, дип саный. Ухань шәһәрендәге һәм Хубэй провинциясендәге авырулар турындагы мәгълүматларга таянып, математик модель нигезендә шундый нәтиҗә ясалган.
Узган дүшәмбе республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә төбәктә коронавирус авыруы таралуга юл куймау өчен тиешле чаралар күрү зарурлыгы турында фикер алыштылар. Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең республика идарәлеге җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов сүзләренә караганда, Башкортстанда Кытайдан кайткан гражданнарның кискен респиратор вируслы инфекция белән авыруының 30 очрагы теркәлгән, әмма коронавирус белән чирләүчеләр юк. Уфа аэропортында саклык чарасы күрү өчен Кытайдан килгән барлык кешеләрне ныклап тикшерә башладылар. Медикларга ярдәмгә тепловизорлар килә, мәҗбүри рәвештә лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.
Җәмәгать транспортына килгәндә, автобус йөртүчеләр медицина битлекләре һәм перчаткалар кияргә, тире антисептикларыннан файдаланырга тиеш. «Башавтотранс» җитәкчелегенә автовокзалларны тепловизорлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү йөкләнде.
Республикада Кытайдан килгән туристлар өчен коронавирус буенча карантин зона булдырылды. Алар ундүрт көн «Сәламәтлек чишмәсе» профилакториясендә яшәячәк, моның өчен барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылган 37 бүлмә бирелде.
Бүгенге көндә обсерватор буш тора, чөнки Төмән өлкәсендә федераль әһәмияттәге шундый ук медицина учреждениесе ачылды, дип хәбәр итә «Башинформ».
Александр Жеребцов муниципалитетларга кешеләр җыела торган урыннарны дезинфекцияләүне контрольгә алырга, шулай ук, мөмкин булганча, күп халык катнашлыгында үткән чараларны соңрак вакытка күчерергә тәкъдим итте.
– Безгә хәзер җыр һәм бию чараларын үткәрми торырга кирәк. Шул ук вакытта 23 февральгә бәйле бәйрәм чараларын икенче вакытка күчерә алмыйбыз. Шәһәр һәм район башлыкларына дезинфекция режимының нәрсә икәнлеген төгәл җиткерү мөһим, бәлки минем имза куелган хат әзерләргә кирәктер, – дип билгеләп үтте республика башлыгы Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа коронавирусны халыкара күләмдәге гадәттән тыш хәл дип таныды. Үлемгә китерүче авырудан беренче вакцина якынча ел ярымнан соң ясалыр дип көтелә. Бүгенге көндә АКШ, Германия, Франция, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Сингапур һәм Австралияне дә кертеп, ике дистәгә якын илдә чир таралу очрагы ачыкланган.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: