Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 февраль 2020, 18:23

Чир тарала, ә битлекләр сатуда юк!

«Чишмә» гәзите хәбәрчесе даруханә челтәрләрен тикшереп чыкты

Чишмә даруханәләренең күбесендә медицина битлекләре юк, әлеге товарга кытлык булуына «Чишмә» гәзите хәбәрчесе үзе инанды.
Районның үзәк хастаханәсе бинасында урнашкан даруханәдә дә битлекләр булмавы расланды, ни өчен икәнен аңлатып та тормадылар.
«Медицина битлекләре күптән сатылып бетте һәм тагын кайчан буласы билгесез», – дип җавап бирде 27нче үзәк район даруханәсе фармацевты.
Даруханә мөдире Алсу Ямгурова битлекләрне халык күпләп алу сәбәпле, сатуда булмавын аңлатты.
«Битлекләр биш көн элек сатылып бетте. Тагын җомга көнне, 14 февральдә, кайтарылачак. Бәясе әлегә элеккечә калды – берсе 6 сум», – дип хәбәр итте ул.
«Фармленд» даруханәләрендә битлекләр бер атна чамасы юк, Киров урамындагы даруханәдә фармацевт иртәгә (12 фев-ральдә) китерелер дип вәгъдә итте, һәм сатуда юклыгын складларда булмау белән аңлатты, аларда битлекнең биш данәсе 45 сумга сатылган.
Әлеге шәхси саклану чарасы «Вита» даруханәсендә генә табылды, әмма берсе 15 сум иде. Уфадагы даруханә челтәренең баш офисында аңлатуларынча, бу атнада даруханәләр әлеге товарны чыннан да яңа бәя белән алган, бу турыда Самара шәһәренең үзәк офисыннан рәсми хат бар.
Провизорлар моны грипп һәм ОРВИ эпидемиясе аркасында гына түгел, ә дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, битлеккә ихтыяҗ артуы белән аңлата.
– Без хезмәткәрләргә 200ләп медицина битлеге алу өчен югарыдагы органнарга гариза бирдек, – диде Рәсәй Пенсия фондының Чишмә районындагы идарәлеге башлыгы Илшат Бәхтияров. – Безнең бүлектә хезмәткәрләрне йогышлы авырулардан саклау буенча чаралар планы эшләнде, анда шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары сатып алу, инструктаж үткәрү керә. Битлекләрнең күп булуы аларның ике сәгать дәвамында куллануга исәпләнүе белән аңлатыла.
Ведомствоның шундый карар кабул итүен хупларга гына мөмкин, чөнки Пенсия фонды хезмәткәрләренә бик күп клиентлар, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр белән дә аралашырга туры килә, алар да үз чиратында, чиргә тиз бирешүчән.
Читайте нас: