Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 февраль 2020, 18:32

Гаилә тарихыннан – ил тарихына

«Рәсәйнең үлемсез полкы» хәрәкәте «Җиңүчеләр туруннары-2020» дип аталган тикшеренү эшләре бәйгесен башлап җибәрә.

Быел ул халыкара статус ала: анда Рәсәйдән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән 11 яшьтән 18 яшькәчә балалар катнаша ала. Теркәлү www.pravnuki-pobediteley.ru сайтында бара.
Бәйге гаиләләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекне саклауга, буыннар бәйләнешен тәэмин итүгә, архив материаллары белән эшләү күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән.
Проектның төп тезисы – «Гаилә тарихыннан – ил тарихына». «Бәйге ярдәмендә бөтен ил укучылары үз гаиләләренең фронт тарихын яхшырак белә һәм архивлар белән эшләргә өйрәнә, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының полкташларның оныклары, туруннары белән таныша алачак. Ул балаларга һәм аларның ата-аналарына үткәннәрне белергә һәм ата-бабалары яшәгән кырыс елларны онытмаска мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте «Рәсәйнең үлемсез полкы» гомумрәсәй җәмәгать хәрәкәтенең башкарма комитеты җитәкчесе.
Бәйгедә катнашучыларга 15 мартка кадәр ветеранның хезмәт яки хәрби юлын өйрәнергә һәм тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча инша язарга кирәк. Моның өчен балалар Рәсәй Оборона министрлыгының ачык архивларын өйрәнергә, сугыш чоры гәзитләрен һәм журналларын, шулай ук гаиләдә сакланган хатларны, документларны һәм фотоларны табарга тиеш.
Җиңүчеләр Мәскәүгә чакырылачак һәм 9 майда Кызыл мәйданда «Үлемсез полк» сафында үтәчәк.
Бәйгене Рәсәй Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Рәсәйнең үлемсез полкы», «Рәсәйнең эзләнүчеләр хәрәкәте», «Җиңү волонтерлары» гомумрәсәй җәмәгать хәрәкәтләре, «Рәсәй бүген» халыкара мәгълүмат агентлыгы, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының үзәк музее» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Безнең белешмә
«Рәсәйнең үлемсез полкы» бөтенрәсәй җәмәгать гражданлык-патриотик хәрәкәте 2015 елның 30 сентябрендә оештырылды. Аның бурычы – Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның батырлыгын мәңгеләштерү, халыкның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында хәтерне саклау, герой ата-бабаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнү, буыннарның дәвамчанлыгын тергезү.
Рәсми сайт: http://polkrf.ru.
Читайте нас: