Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 февраль 2020, 17:01

Вакытыннан алда «элекке» бәягә языл

Рәсәй Почтасы клиентлары икенче яртыеллыкка 800дән артык күңел ачу, сәяси-икътисади, фәнни, балалар һәм башка профильле һәм популяр гәзит-журналларга беренче яртыеллык бәяләре буенча языла ала.

Әбунәчеләр өчен акция 1 февральдә башланды һәм ике ай дәвам итәчәк.
Гадәттәгечә, бу чорда республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru онлайн-сайтта яраткан журналларыбызга һәм гәзитләребезгә язылырга мөмкин. Рәсәй Почтасы үсеш алган логистика инфраструктурасы ярдәмендә яраткан гәзит-журналларыгызны Башкортстанның иң ерак авылларына кадәр илтеп бирәчәк.
Почта бүлекчәләрендә басма матбугатны темалар һәм төбәкләр буенча кәгазь каталогтан сайларга мөмкин. Һәр гәзит һәм журналның үзенчәлекле идентификаторы – бер хәреф һәм дүрт саннан торган әбунә индексы бар. Кирәк булганда, оператор параметрлар буенча басманы сайлап алырга һәм язылырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук Рәсәй Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы карамагындагы төбәкнең киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы тарафыннан әзерләнгән исемлеккә кергән 2500 басманы китереп бирүгә ташламалар да саклана: Рәсәй почтасының үз каталогы буенча 25% яки альтернатив мәгълүмат агентлыклары каталогы буенча 20%. Исемлектә Башкортстан Республикасында чыгучы барлык республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары да бар. «Игелек агачы» Бөтенрәсәй хәйрия акциясе дәвам итә.
Ел саен дистәләрчә мең битараф булмаган кеше социаль учреждениеләрне: балалар һәм картлар йортларын, интернатларны һәм авыл китапханәләрен 5000 басмага яздыра. Матур итеп бизәлгән журналлар балаларга да, эшсез калган өлкән яшьтәге кешеләргә дә кайгыртучанлык һәм мәхәббәт тойгысы бирә. Акциягә podpiska.pochta.ru/derevo-dobra сайтында, почта бүлекчәләрендә кушылып мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкин.
Читайте нас: