Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 февраль 2020, 16:25

Башлангыч сыйныфларны бушлай төшке аш көтә

Республикада башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән бушлай ашатуны оештыру турында сүз бара.

Бу тема Президент Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасын игълан иткән вакытта кузгатылды. «Бердәм Рәсәй»нең Уфадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, барлык районнар һәм шәһәрләр катнашлыгында узган видеоконференция барышында, төбәкнең йөкләмәне үтәүгә әзерлеге турында сүз барды.
Партиянең төбәктәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе рәисе, республика парламенты вице-спикеры Эльвира Аеткулова, кирәкле шартлар булдырылган урыннарда 2020 елның 1 сентябреннән түләүсез туклануны оештырырга мөмкин, дип белдерде. Ә менә 2023 елда бу эшкә Рәсәйдәге барлык мәктәпләр дә кушылырга тиеш.
БР Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев республика мәктәпләрендә якынча 1900 азык-төлек блогы эшләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта барлык мәктәпләрдә дә җылы аш белән туклануны оештыру мөмкинлеге бар. Депутатлар да 15 мартка кадәр уку йортларының Владимир Путин йөкләмәсен тормышка ашыруга әзерлеген тикшерергә ниятли. Сүз уңаеннан шуны әйтеп китик, республикада аерым категория укучылар өчен ташламалар бар инде.
– Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар көнгә бер тапкыр бушлай туклана. Әлеге категориягә 57 меңгә якын кеше керә, – диде республиканың мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева. – Моның өчен акча Башкортстан бюджетыннан бүленә. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар ике тапкыр бушлай туклана ала. Бездә шундый 22 меңнән артык укучы бар. Узган елдан аларга инвалид балалар категориясе дә өстәлде.
Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елга башлангыч мәктәп укучыларын бушлай ашатуны оештыру тәртибен эшләде, һәм федераль бюджеттан акча алу өчен бәйге игълан итте. Безнең республика аңа гариза бирде һәм чыгымнарның 266 миллион сумы яки 26,6 проценты финансланыр, дип гарантияли. Калган сумманы, ягъни 73,33 процентны Башкортстан агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр федераль казнадан алырга тиеш.
Дәүләт җыелышының Сәнәгать буенча комитеты рәисе урынбасары Рузалия Хисмәтуллина мәктәптә туклануны оештырганда яңа эш алымнарына күчү кирәклеге турында искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, кайбер мәктәпләр аутсорсингка күчүдән баш тарта башлаган, депутат фикеренчә, бу дөрес карар түгел.
– Уртак тырышлык салсак, башлангыч сыйныфларда белем алган барлык балаларны да быел 1 сентябрьдән бушлай ашата башлаган төбәкләр исемлегендә булырбыз, дип өметләнәбез. Моның өчен зур эш башкарылды инде, һәм калган мәктәпләрдә максатка ирешү өчен вакыт бар әле, – дип нәтиҗә ясады Эльвира Аеткулова.
Читайте нас: