Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 февраль 2020, 19:30

Яңа сортлар чыгару өстендә эш бара

Рәсәйнең фәнни берләшмәсе һәр ел 8 февральдә үзенең һөнәри бәйрәмен – Рәсәй фәне көнен билгеләп үтә.

Чишмә районы – ул узган гасыр башында Башкортстанның фәнни селекциясе барлыкка килгән урын. Әлеге вакытта үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәге Рәсәйдә иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып тора. Аның йөз еллык тарихында авыл хуҗалыгы культураларының 130дан артык яңа сорты һәм гибриды чыгарылган, ел саен 200 тоннадан артык югары репродукцияле орлык җитештерелә һәм сатыла. Биредә үз эшләрен яратып башкаручы кешеләр хезмәт куя.
Рифхәт Биктимеров мал азыгы культуралары орлыкчылыгы селекциясе лабораториясе мөдире булып эшли. Ул әтисе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Әнвәр Биктимеровның эшен дәвам итә (Ә. Биктимеровның фәнни хезмәтләре дә мал азыгы культуралары селекциясенә багышланган. Аның тарафыннан кукурузның югары уңышлы «чишминский-26» гибриды һәм судан үләненең «изумрудный», «северянка», «тугай», «чишминский ранний» сортлары чыгарылган). Әйткәндәй, Рифхәтнең әнисе, Нәзирә Кәбирова да аның белән бергә техник-лаборант булып эшли. Рифхат үзенең хезмәт эшчәнлеген 1997 елда башлаган, 2006 елдан лаборатория мөдире булып эшли. 2012 елда кандидатлык диссертациясен яклаган.
«Хәзерге вакытта судан үләненең җиде сорты бар. Узган ел безнең лаборатория судан үләненең югары уңышлы «демский» сортын сынауга тапшырды, аның яшел массасының уңышы һәр гектардан 471 центнер тәшкил итә. Ул туклыклы мал азыгы: шикәрлелеге 7,8% кадәр җитә. Эшем бик кызыклы, җәй буена басудабыз. Чәчүлекләр буйлап йөргәндә, ике ярым метр биеклектәге үләннәрне – үз эшеңнең нәтиҗәсен күреп куанасың», диде Р. Биктимеров.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Владимир Никонов сабан бодае селекциясе лабораториясенә җитәкчелек итә. «Йомшак һәм каты бодайның яңа сортларын булдыру өстендә эшлибез, – диде Владимир Иванович.
– Безнең «башкирский-27» һәм «башкирский-28» сортлары орлыклар Росреестрына кертелгән. Моннан тыш, «Экада» программасы буенча башка фәнни-тикшеренү институтлары белән берлектә эшлибез. «Экада»ның берничә сорты да Росреестрга кертелгән, алар якынча ярты миллион гектар мәйданны били. 2020 елга «зауральская жемчужина» сортын да дәүләт реестрына керткәннәр, ул «Кургансемена» җәмгыяте белән берлектә чыгарылган сорт. Бу сортларның орлыгын җитештерү белән дә шөгыльләнәбез».
Галимнәр сүзләренә караганда, аларны кадрлар җитмәү мәсьәләсе борчый, чөнки яшьләр кайбер сәбәпләр аркасында галим-селекционер булырга теләми. Чишмә селекция үзәгенең уҗым культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы лабораториясе мөдире, Рәсәйнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нина Лещенко да шул хакта сөйләде: «Безнең Чишмә селекция үзәге республиканы илдә генә түгел, чит илләрдә дә танытты. Уҗым арышының «чулпан-7» һәм «Кунакбаев истәлегенә» сортлары республикада уҗым арышы чәчелгән барлык мәйданнарның 95–97%ында, ә уҗым бодае 26–28%ында чәчелә. Әмма хәзер безнең үзәк матди-техник базаны ныгытуга мохтаҗ, яшь кадрларны эшкә алу һәм аларга ярдәм күрсәтү мөһим».
Читайте нас: