Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 февраль 2020, 12:15

Сәламәтләрен – җибәрергә, усалларын питомникларда тотарга

Республикада хуҗасыз йөргән хайваннар белән мөгамәлә итүгә кагылышлы «Урындагы үзидарә органнарына Башкортстан Республикасының кайбер дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» закон кабул ителде.

Республика Дәүләт җыелышы – Корылтайда белдерүләренчә, закон хайваннар белән эшне финанслау нормативларын исәпләүнең яңа методикасын кертә.
«Йогышлы һәм паразитар чирләр таралмасын өчен хуҗасыз хайван-нарның күпләп үрчүенә юл куймаска кирәк. Ләкин бу мәрхәмәтсез алым булмаска тиеш. Хуҗасы булмаган сау-сәламәт хайваннарны стерильләштерергә һәм элек яшәгән урынына кире җибәрергә, ә дәвалап булмаганнарын «йоклатырга» кирәк. Усал этләр белән катлаулырак, аларны иреккә чыгару куркыныч, ә укол салып «йоклату» – кешелексезлек. Андый хайваннар махсус приютларда асралырга тиеш. Бу эш властьның муниципаль органнарына йөкләтелә, финанслау күләмен яңадан карауны таләп итә», – диде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев.
Элегрәк урамда хуҗасыз йөргән хайваннар санын контрольдә тоту өчен республика бюджетыннан елына 63,4 миллион сум бүленде, дип хәбәр итә «Башинформ». Башкортстанның Ветеринария идарәлеге билгеләвенчә, законны үтәү өчен биш тапкырга күбрәк – елына 320 миллион сум чамасы акча таләп ителә. Өч елга исәпләнгән бюджетта моның өчен акча тоту каралмаса да, депутатлар шундый закон кабул итте. Хәзер Финанс министрлыгы аны гамәлгә ашыруга акча бүләргә тиеш, дип ачыклык керттеләр Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышында.
Читайте нас: