Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 февраль 2020, 17:09

Авыл ипотекасы: процентсыз диярлек

Рәсәйдә 2020 елдан авыл ипотекасы эшли башлады.

Ул халыкка елына 3% белән ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә. Башкортстанда ташламалы ипотека елына 0,1% белән бирелә башлый, дип белдерде республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. Аның сүзләренә караганда, халыктан гаризалар бик күп.
«Программада 16 банк катнашырга әзер. Төп ставканы федераль бюджет яба, ә республика калган өлешен 0,1%ка кадәр ябарга тиеш», – дип билгеләде аграр ведомство башлыгы авыл биләмәләрен комплекслы үстерү мәсьәләләренә багышланган бөтенрәсәй семинар-киңәшмәсендә.
Рәсәйнең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут сүзләренә караганда, федераль ведомство партнер-банклар исемлеген төзүне тәмамлый, ә февральдә авыл ипотекасы кредитлары бирелә башлый.
«Карар кабул ителде, норматив документларны әзерлисе калды. Без шушы башлангычны хуплыйбыз, республиканың халык өчен процент ставкасын тагын да киметү мөмкинлеге һәм теләге булуы яхшы», – диде Оксана Лут.
Авыл ипотекасының төп максаты – авыл биләмәләрендә яшәгән халыкның торак шартларын яхшырту. Программа ярдәмендә 2025 елга 200 меңнән артык гаиләнең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бар. Быел программаны финанслауга федераль казнадан 1 миллиард сумнан артык акча бүленә, дип хәбәр итте «Башинформ». Авыл ипотекасының төп һәм бердәнбер шарты кредитны максатлы тәгаенләүгә кайтып кала. Аны авыл җирендә әзер торак, йорт салу өчен җир участогы, төзелеп бетмәгән йорт, төзелә башлаган йортта фатир сатып алу өчен тотынырга була.
Кредитның максималь суммасы – 3 миллион сум. Программада катнашу өчен кимендә 10% взнос кертергә кирәк. Рәсәй гражданнарына авыл ипотекасы бер тапкыр гына бирелә. Аны 25 елга кадәр срокка алырга мөмкин.
Читайте нас: