2020 елда диспансерлаштыруның беренче этабын (онкологиягә скрининг, йөрәк-кан тамылары хәвефен тикшерү һ. б.) – 8297, икенче этапны (өстәмә тикшерү һәм диагнозны аныклау) 2097 чишмәле үтәргә тиеш. Диспансерлаштыруны ял көннәрендә һәм кичке вакытта үтү оештырылган: һәр шимбә 8.00–16.00, көн саен 16.00–20.00 сәг. кадәр Чишмә дәваханәсенең 101нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 1960, 1963, 1966, 1969, 1972, 1975, 1978, 1981, 1984, 1987, 1990 елларда туган ханымнар 502нче бүлмәдә урнашкан хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итә ала. Анда аналык муентыгында яман шеш булуы билгеләнә.