Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 февраль 2020, 22:04

Тылсым торты

Әлеге торт өчен камыр ясау бик җиңел.

Камыр өчен кирәк булачак:
300 г кефир, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 аш кашыгы какао, 1 бал кашыгы сода, 2 стакан он.
Крем өчен:
1нче вариант: 400 г каймак, 200 г май, 1 стакан шикәр комы.
2нче вариант: 2 йомырка, 300 г шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 400 г сөт, ванилин, 200 г май, шоколад, печенье.
Пешерү тәртибе:
Бер савытка барлык сыек ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз. Икенче савытка шикәр комы, он, какао, соданы бергә кушып бутыйбыз. Соңыннан йомыркалы массаны он янына бушатабыз да, тагын бер кат болгатабыз. Камырны майланган табага салып 180-200 градус кызулыкта 50 минут пешереп алабыз.
Әзер камырны суытабыз һәм кисәбез. Һәр катламны теләгән крем белән майлыйбыз. Тортны чикләвек, шоколад белән бизәргә мөмкин. Әлеге татлы ризыкны берничә сәгатькә суыткычка куеп торсагыз, тагын да тәмлерәк булачак.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: