«Өлгергән бананнарны ике көннән җиде көнгә кадәр 13-14 градус температурада саклыйлар, 28 градус температурада саклау шулай ук җимешкә тискәре йогынты ясый. Сатып алган вакытта аның төсенә дә игътибар итәргә киңәш ителә. Ул яшькелт-сары яки сары булырга тиеш. Әгәр яшел банан сатып алсагыз, аларны тизрәк пешсен өчен целлофан пакетка салып караңгы урынга куярга кирәк.