Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 февраль 2020, 16:00

Сәхнәдә – Эльмира Сөләйманова

12 февральдә Чишмә район Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты, тамашачылар сөюе яулаган популяр җырчы Эльмира Сөләйманованың концерты булачак.

Эльмира 1982 елның 5 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Туган шәһәрендә 16нчы урта мәктәпне тәмамлый. 2012 елда Сөләйманова талантларны татар эстрадасында таныту белән шөгыльләнүче «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итә башлый. Алар концертлар оештырырга, яңа альбомнар чыгарырга, дискографияне тулыландырырга һәм клиплар төшерергә ярдәм итә.
2016 елда Эльмира Сөләйманова «Тамашачылар мәхәббәте» номинациясендә TMTV каналының еллык премиясендә җиңү яулады. Тапшыруда ул тамашачылар яратып өлгергән «Балан ачы шул, балам» җырын башкарды.
Тамашачылар аны моңлы тавышы, мәгънәле җырлары өчен үз иттеләр. Аның җырлары мәхәббәт, игелеклелек һәм тугрылык турында. Сөләйманова күп тапкырлар «Татар җыры» конкурсы лауреаты булды, ә 2018 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме алды.
Репертуарында «Минем язым - син икән» дигән җыр да бар. Бу җырны Вәсилә Фәттаховага багышлап ире язган. Ләкин ул 2016 елда көтмәгәндә вафат булды, җырны үзенә башкарырга насыйп булмады. Вәсиләнең ире, Илгиз, Эльмира Сөләймановадан әлеге композицияне тамашачыларга тәкъдим итүен сорады.
Артистка сүзләренә караганда, ул шәхси тормышында бәхетле, яраткан ире белән бергә Диана исемле кызларын тәрбиялиләр. Атказанган җырчы бүген дә концертлар бирүен һәм җырлар язуын дәвам итә.
Читайте нас: