Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 февраль 2020, 16:51

Мәктәпләрдә сыйныфлар карантинга ябыла

Кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) яки грипп белән авыручылар саны, гадәттә, февраль аенда күбәеп китә.

Хәер, кайчагында авыручылар саны гыйнварда да күп була.
Чишмә районы мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Зилә Ямалетдинова хәбәр итүенчә, узган атнада районның гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә 400дән артык баланың авыруы ачыкланган. Бу атнада 500дән артык авыру теркәлгән. Гомумән алганда, Чишмә районы буенча белем бирү учреждениеләрендә авыручылар саны артмаган.
Чирләүчеләр күбәеп китү сәбәпле, кайбер аерым сыйныфлар ябылу очраклары бар. Үткән атнада гимназиянең икенче сыйныфы һәм Енгалыш мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме ябылды. Дүшәмбедән башлап балалар гадәти режимда мәктәпкә һәм балалар бакчасына килделәр. Чишмә гимназиясенең тагын берничә сыйныфында укучылар өчен 4–5 февральдә карантин игълан ителде. Хәзер балалар дистанцион укытуда. Гимназиянең шәфкать туташы һәм техник хезмәткәрләре балалар арасында авыруны кисәтү максатында сыйныф бүлмәләрен даими рәвештә санитар эшкәртеп тора, шулай ук бактерицид лампалар кабызып һаваны йогышсызландыра.
Шулай итеп, Чишмә поселогының гомуми белем бирү мәктәпләрендә балалар күпләп авырмый, бер яки ике сыйныфтан берничә бала гына авыру сәбәпле мәктәпкә килми кала, дип әйтергә була.
Авыл биләмәләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә, мәсәлән, Караякупта, авыручылар саны күбрәк, тик монда да чирләүчеләр 10%тан артмаган, ягъни карантин игълан итәргә иртәрәк әле.
Исегезгә төшерәбез, укучыларның 20%тан күбрәге чирләп дәрескә килмәгәндә генә мәктәп карантинга ябыла.
Келәш авылы мәктәбендә авыручы балалар күп булмаса да, укучылар арасында чир таралмасын өчен сыйныф бүлмәләре һәм ишекләре көн саен санитар эшкәртелә.
Шуңа карамастан, авырулар саны көннән-көн арта бара.
6 февральгә Уфада алты мәктәп, ә 17 мәктәптә 150 сыйныф карантинга ябылган. Башкалада барлыгы 10 меңнән артык мәктәп укучысы дистанцион укуга күчерелгән.
Читайте нас: