Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 февраль 2020, 12:28

Капиталь ремонт өчен күбрәк түләячәкбез

Чишмәлеләр гыйнвар аена квитанция килгәч, «Ни өчен капиталь ремонт өчен түләү арткан?» дип аптырашта калдылар.

Без бу хәлгә аңлатма бирүен сорап «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илаловка мөрәҗәгать иттек.
– Безнең республикада 2020 елның 1 гыйнварыннан 6 катка кадәр күп фатирлы йортлар өчен капиталь ремонтка взносның иң аз күләме бер квадрат метр өчен 6,9 сум (2019 елда лифтсыз йортларда 1 кв. м өчен 5,2 сум), ә 6 каттан югарырак йортларда – 1 кв. м өчен 7,5 сум күләмендә билгеләнгән, – дип аңлатты Эдуард Фәнил улы. – 2020 елга минималь взнос күләмен арттыру, барыннан да элек, күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауга юнәлдерелергә тиешле акчаларга ихтыяҗ белән бәйле. Тарифларны арттыру зарурлыгы эшләрнең һәм төзелеш материалларының бәясе артуы белән дәлилләнә.
Взнос акчасын арттыру турындагы карар республика хөкүмәте карары белән кабул ителде. «БР төбәк операторы» бәйсез җәмәгать фонды күпме акча түләргә кирәклеген исәпләп чыгара һәм ремонт ясый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, капиталь ремонт өчен взнос озак еллар буена (2013 елдан бирле) артмаган һәм Рәсәй буенча иң аз взносларның берсе булып тора. Ел саен үсеш 4% тәшкил итәчәк, ягъни 2021 елда бер кв. м өчен 7,18 сум, 2022 елда 7,46 сум булачак.
Социаль наем килешүләре буенча торак биналарны вакытлыча алып торучылар өчен (наемга алган өчен) түләү күләмен арттыру шуңа бәйле.
– Билгеле булуынча, хосусыйлаштырылмаган фатирларда яшәгән һәм фатир хуҗасы булмаган кешеләр капиталь ремонтка түгел, ә социаль наем өчен түли. Төбәк операторына капиталь ремонт өчен взносны бина хуҗалары – шәһәр һәм авыл биләмәләре түли, алар, үз чиратында, карар чыгарып наемга хакны арттыра, «Бердәм исәп-касса үзәге» җәмгыяте бу сумманы исәпләп яза гына, – дип хәбәр итте Торак сервисы директоры.
Читайте нас: