Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 февраль 2020, 13:01

Автор-башкаручы һәм композитор Ризван Хәкимов

11 февральдә Чишмә район Мәдәният сараенда билгеле композитор, автор-башкаручы Ризван Хәкимовның концерты була.

Татарлар арасында «Елама, ярсыма» җырын ишетмәгән һәм белмәгән кеше бармы икән әлеге көндә? Көзге каршына басып, кулына «микрофон» тотып җырлаучы балалардан алып, Элвин Грей кебек популяр җырчыларга кадәр башкара бу композицияне.
Салават, Айдар Галимов, Асаф Вәлиев кебек танылган җырчылар хакында әйтеп тә торасы юк: «Әйтмә син авыр сүз», «Моңнар кайтсын авылга», «И Ходай, исәнлек бир син безгә», «Уф, сагындым иркәм...» җыр­ларын ишетүгә, аны башкарган җырчы күз алдына килеп баса.
Бу җырлар авторы Ризван Галимҗан улы Хәкимов 26 декабрьдә Дүртөйле районының Исмаил поселогында дөньяга килә.
Ризван Хәкимов Куйбышевта (хәзер Самара шәһәре) хезмәт иткән вакытта туган йортын, әти-әнисен бик сагынып «Елама, ярсыма» дигән беренче җырын иҗат итә.
Ул тынлы музыка кораллары бүлеген тәмамлый, оркестрда уйный. Аннары БДУның филология факультетының татар бүлегенә укырга керә. Укуы аның язмышын билгели. Аның курсташлары арасында булачак танылган шагыйрьләр Флорид Илембәтов һәм Рамил Чурагулов та була. Алар актив хезмәттәшлек итә башлыйлар. Алар аша Ризван Хәкимов Гөлфия Юнысова, Якуп Колмый, Әбделхак Игебаев – башкорт шигырьләре мэтрлары белән хезмәттәшлек итә. Шулай итеп, ул аларның шигырьләренә җырлар яза башлый.
Ризван абый булачак тормыш иптәше Нәфисә белән 1976 елда таныша. Нәфисә апа музыка-педагогия училищесын тәмамлагач, Дүртөйле районына килеп, баян классы буенча музыка мәктәбендә укыта башлый. Ризван Хәкимов аны клубта директор булып эшләгәндә күреп кала һәм беренче очрашудан соң ук аның тормыш иптәше булачагын аңлый.
Ике елдан соң алар өйләнешәләр, һәм аларның Эльнара һәм Альбина исемле кызлары туа. Өлкәне Эльнара финанс-икътисад институтын, кече кызлары Альбина сәнгать институтын тәмамлый һәм «Нәфисә» җыр театрында эшли.
Ризван һәм Нәфисә бергә университетка укырга керәләр, ә аннары иҗат белән шөгыльләнергә уйлыйлар һәм Уфага күчәләр. Ул чорда аларга бик авыр була. Ризван Хәкимов кайда гына эшләми. Фатир алу өчен хәтта йорт идарәлегендә слесарь да булып эшли. Берничә елдан соң фатир алып, башы белән иҗатка чума. Озак еллар ул хатыны Нәфисә белән дуэтта чыгыш ясый. Композитор тормыш иптәше Нәфисә ханым белән 2002 елда авыр юл һәлакәте кичерә, Ризван Хәкимов бик авыр җәрәхәтләр ала, ә хатыны Нәфисәнең гомере өзелә. Ике кызы Эльнара һәм Альбинасының әнисен, тормыштагы иптәшен югалту ачысы бер авыр булса, сәхнә дустын югалту иҗат кешесе өчен икеләтә кыен булгандыр. Чөнки Нәфисә һәм Риз­ван Хәкимовлар бик озак еллар бергә иҗат итә.
– Нәфисә үлгәч тә, иҗат бер генә минутка да туктамады. Җыр бит күңел тыныч чакта түгел: я кайгылы, я шатлыклы вакытларда туа. Кайгылы чакта онытылырга була, тагы да бирелеп эшлисең. Нәфисә үлгәч, аның истәлегенә, бер диск та чыгардым. Анда кергән «Исмә әле җил», «Хәлләрең ничек, дип сорама» җырларын халык аеруча яратты, – ди Ризван Хәкимов.
Чыганак: tatar-republic.ru
Фото: shahrikazan.ru
Читайте нас: