Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 февраль 2020, 14:21

4 февраль - Галуш көне!

Хәзер нинди генә бәйрәмнәр юк! Хәтта, галушларның да көне бар икән. Фәкать бүген, 4 февраль – Халыкара галуш көне буларак билгеләнә икән.

Бала идем. Барыбызга
Әнием галуш алды.
Бүлештеләр. Бәләкәче,
Матуры миңа калды.
Шатлыгым эчемә сыймый,
Алынды инде һушым:
Кочаклап кына йокларлык
Матур ялтыр галушым!
Исәбем бар галушымны
Саклап кына кияргә,
Башка галушлар тузгач та
Купыраеп йөрергә!
Һәрхәлдә дә галушымны
Сакларга чара табам:
Йомыш-юлга апамларның
Галушын киеп чабам!
Иң кечегә эш күбрәк,
Йөгертәләр йомышка:
“Токмач басам, бар, тиз генә
Алып керче йомырка!"
Зур галушны эләктереп
Чаптым инде тизерәк:
Апа күреп өлгергәнче
Килеп җитәргә кирәк!
Кулларымда йомыркалар,
Өйгә таба ынтылдым,
Очтым. Сытык йомыркалар...
Мин үзем дә “сытылдым”.
Эй утырам өзелеп елап!
Галушлар ауный янәш...
Апамлар көлә... Әнием
Бирде шушындый киңәш:
“Кеше галушын кимәсәң,
Балам, егылмас идең,
Йомыркаларга буялып,
Оятка калмас идең.
Киләчәккә акыл булсын,
Исеңдә калсын шушы:
“Тимә кеше өлешенә,
Һәркемнең үз галушы!"
Бала чакның вакыйгасын
Хәтерлим башны иеп,
Атлыймын тормыш юлыннан
Үз галушымны киеп.
Балаларга мин дә әйтәм
Әниемнең сүзләрен:
“Кимәгез кеше киемен,
Сөймәгез кеше ярын.
Бәхетле буласың килсә,
Исеңдә торсын шушы:
“Үз язмышың белән яшә –
Һәркемнең үз галушы!”
(Авторы билгесез)
Читайте нас: