Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 гыйнвар 2020, 14:51

Оркестрлар маршы һәм фронтка китүчеләргә һәйкәл

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр бик аз вакыт калды, бүгенге көндә актив рәвештә әлеге әһәмиятле вакыйгага әзерлек бара.

Шушы көннәрдә күңелле яңалык ишетелде – май башларында «Уфа» тимер юл вокзалы янында фронтка китүче Башкортстан халкына һәйкәл ачылачак. Бу турыда республика хөкүмәтенең президиум утырышында хәбәр иттеләр. Анда Башкортстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләүгә әзерлек мәсьәләсе дә тикшерелде.
Һәйкәлнең композициясе төрле милләт киемендәге җиде фигурадан тора. Беренче вице-премьер Андрей Назаров сүзләренә караганда, бу республиканың күп милләтле булуын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Һәйкәл бронзадан коела, әмма барлык мәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле. Мәсәлән, мәйданчыкны ничек бизәргә, арткы планда нәрсә язарга.
9 майда халыкара «Үлемсез полк» җәмәгатьчелек хәрәкәтендә Тынлы оркестрлар марш-парады оештырылачак. Уфада үтәчәк парадта һәлак булган Ватан геройларының туганнары колоннада иң алдан атлаячак.
Барлык районнарда һәм шәһәрләрдә тантаналы чаралар булачак, алар исәбендә – һәйкәл-мемориаллар янында һәм күп халык катнашлыгында үтәчәк мәдәни чаралар. Элекке еллардагы кебек, барлык театрлар репертуарларында сугыш турында спектакльләр күрсәтеләчәк. Милли музей республика музейлары белән берлектә «Җиңү-75» проектын тормышка ашырырга (төбәктәге бөтен музейлар экспонатларыннан күргәзмә эшләргә) планлаштыра. Ел дәвамында республика кинотеатрларында һәм кинозалларында Әмир Әбдрәзәков исемендәге Башкортстан киностудиясе тарафыннан төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк.
Җиңү көнендә кич Уфада, «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында ореn air форматында «Без җиңү турында җырлыйбыз!» бәйрәм концерты, җыр флешмобы, лазерлы шоу-программа һәм бәйрәм салюты булачак.
БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үз-үзләрен карый алмаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар өчен ярдәмчеләр билгеләнүе турында сөйләде. Ветераннарга атнасына 16–28 сәгатькә кадәр «персональ ярдәмче» булыша. Әлеге вакытта төбәктә шундый ярдәмгә мохтаҗ булган 69 кеше яши.
Мәктәп укучыларына килгәндә исә, аларга Кызыл мәйданда җиңү юбилеена багышланган зур парадта катнашу мөмкинлеге бирелә. Моның өчен алар Бөтенрәсәй бәйгесенә инша язарга тиеш һәм иң яхшы сигез эш сайлап алыначак. Иҗади бәйгенең төбәк этабы 31 гыйнварга кадәр дәвам итә, федераль этап 1 февральдә башлана. Һәр төбәктән иң күп балл алган нибары бер инша кабул ителә. Нәтиҗәдә финалга чыгучыларның иншалар җыентыгын чыгару планлаштырыла.
Читайте нас: