Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 гыйнвар 2020, 19:15

«Чүп реформасы» турында сораулар һәм җаваплар

«Чүп реформасы» рәсми рәвештә 2019 елның гыйнварында башланды, әмма халыкның да, төбәк операторының да аны оештыру буенча сораулары аз түгел.

Гәзит шул турыда аңлатып китүен сорап, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча 1нче төбәк операторының баш белгече Наил Мәхмүтовка мөрәҗәгать итте.
– Наил Мәҗит улы, чүп-чар реформасы турында авыл кешесенә аңлаешлы булсын өчен гади һәм үтемле итеп, юриспруденциядән ерак булган телдә сөйләшик әле. Хәзер социаль челтәрләрдә каты көнкүреш калдыклары түккән өчен бер тапкыр да түләргә ярамавы турында «вируслы» ролик еш күрсәтелә. Янәсе түләсәң, төбәк операторы куйган шартлар белән автоматик рәвештә килешәсең булып саналачак. Шул сәбәпле күпләр әлегә кадәр чүп түккән өчен түләми.
– Беренчедән, төбәк операторы белән килешү ачык оферта булып тора. Ул килешү төзелгән дип санала, һәм рәсми сайтта һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында бастырылганнан соң 16нчы көндә үз көченә керә. Чөнки чүп түккән өчен түләүдән баш тартырга ярамый!
2019 елның 1 гыйнварыннан башлап калдыклар белән эш итү җылылык, электр энергиясе яки су белән тәэмин итү кебек, коммуналь хезмәткә әйләнде. Төбәк операторы белән килешү төзегәнсезме-юкмы, анысы мөһим түгел, төбәк операторы әлеге хезмәтне барыбер күрсәтә. Әгәр халык түләүдән баш тарта икән, бурычлы булып кала. Бу очракта сезгә пенялар исәпләнәчәк, ә аннары законда билгеләнгән барлык күңелсез санкцияләр (чит илгә чыгуны чикләү, милеккә арест салу һ. б.) башланачак.
– Ни өчен кайбер торак пунктларда каты коммуналь калдыкларны түккән өчен бер кешегә 70 сум, ә башка урыннарда нибары 35 сум түлиләр?
– 2019 елның 1 гыйнварыннан «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» дигән яңа коммуналь хезмәтнең бәясе, бердәм тарифны исәпкә алып, аена һәр кешедән 70 сум тәшкил итә. 2019 елның 1 гыйнварына кадәр калдыкларны җыю һәм түгү буенча даими һәм планлы система оештырылмаган торак пунктларда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәткән өчен бер кешегә 35 сум күләмендә түләү билгеләнгән.
– Наил Мәҗит улы! Торак пунктларда контейнер мәйданчыклары юк. Кая мөрәҗәгать итәргә?
– Контейнер кую өчен мәйданчыклар оештыру, аларны контейнерлар белән җиһазландыру урындагы үзидарә органнары иңенә төшә. Әлеге мәйданчыкларны җыештыру һәм ремонтлау да алар вазифасына керә. Төбәк операторы калдыкларны үз вакытында алып китү, чүп-чарны сортларга аеру станцияләренә һәм күмү өчен полигоннарга ташу өчен җавап бирә.
– Халык еш кына төзелештән калган чүп-чар, агачлар, ботаклар, яфраклар да каты коммуналь калдыклар исәбенә керәме, дип сорый.
– Төбәк операторы чүп мәйданчыгына китерелгән барлык калдыкларны да алып китәргә тиеш түгел. Мәсәлән, төзелеш чүп-чары биналар, торак йортлар төзегәндә һәм ремонтлаганда барлыкка килә. Төбәк операторы аларны алып китми. Моның белән лицензиясе булган оешмалар шөгыльләнергә тиеш, чөнки төзелеш чүп-чары башкача саклана һәм утильләштерелә. Мондый чүп-чарны ташлаучылар аны алып китсеннәр өчен транспорт компанияләренә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ботаклар, агачлар, утын, яфраклар да каты коммуналь калдык түгел. Бу – җитештерү һәм куллану калдыклары. Аларны алып китү өчен аерым килешү төзергә кирәк.
– Наил Мәҗит улы! Шундый хәлне күз алдыгызга китерегез әле. Гаиләнең ике йорты бар ди, чүпкә түләү өчен квитанцияне ике адреска да китерәләр. Икенче адрес буенча калдыклар булмагач, нәрсә өчен түләргә соң?
– Фатирда яки торак йортта даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнар булмаганда, каты коммуналь калдыклар буенча коммуналь хезмәтләр күләме бу бинадагы милекчеләр санына карап исәпләнә. Хуҗа кеше йортка яки фатирга милек хокукы барлыкка килгән мәлдән башлап коммуналь хезмәтләр өчен түләргә бурычлы. Фатирларыгыз күбрәк булган саен, сезгә бу хезмәтләр өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Нәтиҗә гади – анда яшәмәү коммуналь хезмәтләргә түләмәү өчен нигез булып тормый.
– Торак бина төзелмәгән җир участогы өчен түләү килсә нишләргә?
– Үзгәрешләр кертү өчен милекченең паспорты һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРНП) өземтә яки авыл Советыннан әлеге фактны раслаучы белешмә белән ЕРКЦ (бердәм исәп-касса үзәге) бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Гражданин анда вакытлыча тормаса, яңадан исәпләү өчен нинди документлар кирәк?
– Әгәр вакытлыча теркәлү бар икән, түбәндәге документларны алып килү мөһим: йорт хуҗасының паспорты һәм гаризасы, вакытлыча теркәү турында белешмә (яки анда яшәмәүне раслаучы башка документ).
Читайте нас: