Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 гыйнвар 2020, 12:10

Узган елның биш төп йомгагы

2019 елның быелгы тормышыбызга йогынты ясаячак иң мөһим вакыйгаларын искә төшерәбез.

Төзекләндерү: ремонтка миллиард сум һәм автохлам өчен штрафлар
Узган елда коммуналь өлкәдә өч төп яңалык булды.
Беренчедән, Башкортстан соңгы елларда беренче тапкыр подъездларны ремонтлауга бер миллиард сум акча бүлде. Элек мондый ремонт өчен кешеләр үзләре түли, өстәвенә аны еллар буе көтә иде. Бер Уфада гына мең ярымга якын подъезд ремонтланды, бу узган өч елдагы күрсәткечтән дә күбрәк! Әгәр дә сез бу программа турында белмәгәнсез яки заявка бирергә өлгермәгәнсез икән, борчылмагыз, ул әле берничә ел эшләячәк, үз хакимиятегезгә мөрәҗәгать итегез, анда ничек катнашырга кирәклеген аңлатачаклар.
Берьюлы үзегезнең ихатагызны комплекслы төзекләндерүгә дә гариза бирә аласыз, бу программа «Башкортстан ихаталары» дип атала. Ул, йортта яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, ихатада балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары, парковка булдыруны, яктырткычлар урнаштыруны һәм башка бик күп эшләрне күздә тота. Былтыр 400 ихатаны төзекләндерергә планлаштырганнар, якындагы ике елда тагын 600гә якыны ямьләнәчәк.
Икенчедән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсе буенча, республикада газонда машина куйган өчен штрафка тарттыра һәм еллар буе ихаталарда торган автохламнарны алып китә башладылар. Хәзер газонда машина калдырган водительләргә 30 мең сумга кадәр штраф яный. Бер ел эчендә 30 миллион сумга якын акча җыелган – бюджет өчен күп тә түгел, тик эш акчада гынамыни. Күрдегезме, шәһәрләр ничек яшелләнде? Ә ихаталардан дистәләгән тәгәрмәчсез һәм пыяласыз ташланган машина чыгарылгач, чистарды да.
Өченчедән, 2019 елның көзендә Башкортстан, ниһаять, җылытуга түләүнең яңа, гадел системасына күчте. Хәзер без ел әйләнәсенә түгел, ә батареялар кайнар булган айларда, ягъни октябрьдән апрельгә кадәр генә түлибез. Яңалыкның начар ягы – кышын күбрәк түләргә туры килә, аның каравы, төп плюс – майдан сентябрьгә кадәр «җылылык» графасында «ноль сум» дип язылачак. Тагын бер плюс – хәзер идарә итүче компаниягез сездән, «артык тотылган җылылык» өчен яңадан исәпләүне таләп итә алмаячак, ә 2018 ел башында кешеләргә берничә мең сумны өстәп түләргә туры килгән иде.
Мәктәпләр. Бишкөнлек уку атнасы, яңа меню һәм электрон көндәлек
Хәзер шимбә көнне мәктәпкә йөрмәскә дә мөмкин. Былтыр республика җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанның барлык мәктәпләре дә биш көнлек укуга күчте һәм җәмәгатьчелек әлеге идеяне шатланып кабул итте. Шимбәләрнең бер өлеше мәктәпкә калды – бу көннәрдә балалар өчен төрле чаралар оештырыла. Хәзер мәктәпләрдә икенче сменада уку да гамәлдән чыгуын көтәбез. Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, әлегә укучыларның сигез проценты төштән соң белем ала.
2019 елның сентябреннән бөтен республика буенча мәктәптә туклану реформасы узды. Хәзер барлык укучыларның да менюсы бер, ә ризыкны бердәм стандартлар буенча дәүләт компаниясе әзерли. Яңалык күп сораулар тудырды – тәүдә барлык ата-аналар һәм балалар да яңа ризыкларның сыйфатыннан канәгать түгел иде, әмма, тулаем алганда, республика буенча төшке ашны мәктәп ашханәләрендә ашаучы укучылар саны сизелерлек артты.
Янә дә 2019 елдан башлап барлык мәктәпләрдә электрон көндәлекләр кертелә башлады. Хәзер ата-аналар балаларның билгеләрен һәм өй эшен онлайн карый алачак.
Транспорт. Һәр авылга – яңа автобуслар
«Башавтотранс» предприятиесе ел эчендә генә дә берничә йөз яңа автобус алды. Аларның бер өлеше Уфада калды, ә шактый өлешен шәһәр һәм районнарга җибәрделәр. Дәүләт пассажирлар ташу предприятиесе алдында бик җитди бурыч тора – барлык авыллардан да – район үзәгенә һәм һәр район үзәгеннән Уфага автобус йөрергә тиеш. Дәүләт пассажирлар ташу предприятиесеннән тыш, беркем дә моны эшли алмый – шәхси компанияләр күптән популяр маршрутлар буенча гына йөри, ә халкы аз һәм автобус тукталышы ясау отышлы булмаган авыллар нишләргә тиеш?
Шәһәрдә пассажирлар ташу базарында да тәртип урнашты – компанияләр банк карталарын һәм «Алга»ны кабул итә, шулай ук күләгәдән чыгып, рәсми рәвештә теркәлә, салымнар түли, машина йөртүчеләр өчен мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрә, искеләренә алмашка яңа автобуслар сатып ала.
Яңа производстволар
Соңгы елларда Башкортстанда былтыр беренче тапкыр инвестицияләр 15 процентка үсеш кичерде. Моңа кадәр ноль иде. Инвестицияләр – ул абстракт күрсәткеч, гади саннар гына түгел. Бу – яңа цехлар, фермалар һәм предприятиеләр, өйдән ерак түгел яңа эш урыннары, кече һәм урта бизнес өчен заказлар һәм подрядлар. Былтыр Нефтекама, Белорет һәм Благовещенск алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре статусын алды (ТОСЭР), бизнесменнар анда үз производстволарын ача һәм саллы гына салым ташламалары ала алачак. Башкортстанның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар инде: берничә ел элек мондый статусны Күмертау һәм Бәләбәй шәһәрләре алган иде, нәтиҗәдә анда көнбагыш мае, терлек азыгы, цемент җитештерү һәм башка производстволар ачылды. Тиздән Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай территориясендә «Алга» махсус икътисади зона эшли башлаячак, анда миллиардлаган сумлык проектлар белән һәм салым ташламалары алырга теләүчеләр чират тора инде.
Иң эре инвестиция проектлары арасында – Башкортстанның Хәйбулла районында яңа рудник һәм баектыру фабрикасы төзелеше. Чимал чыгару күләме буенча ул Рәсәйдә иң эреләрнең берсе булачак. УГМК аңа 50 миллиард сумнан артык акча салачак. Яңа предприятие 1500гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Эчкечелеккә һәм янгыннарга каршы көрәш
Бер ел эчендә Башкортстанда юл-транспорт вакыйгаларында, суда һәлак булу, суицидлар, алкоголь суррогаты белән агулану очраклары да шактый кимеде.
«Чынлыкта без 2 600 кешенең гомерен коткардык. Һәр кеше, аның сәламәтлеге өчен шулай ук көрәшсәк, без тагын да күп меңләгән кешене коткарачакбыз», – диде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Сабантуй көннәрендә, 1 сентябрьдә, Яңа ел бәйрәменең кайбер көннәрендә хәмер сатуны тыю, шулай ук хәмерне законсыз сату урыннары турында мәгълүмат биргән өчен зур премияләр түләү аеруча истә калырлык булды. Халыкның өчтән ике өлеше бу чараларны хуплады – алар туктаусыз эчүче туганнарыннан һәм күршеләреннән тәмам арыган, күрәсең. Полиция отчетлары буенча, аек бәйрәмнәрдә гадәттән тыш хәлләр саны да берничә тапкыр кими! Бу елның беренче көннәрендә исерек килеш кылынган хокук бозулар турында саннарны исә соңрак беләчәкбез.
Ә янгыннар буенча саннар бар да инде. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә язганча, аларның саны чиреккә кимегән, ә һәлак булучылар саны бер ел элек булган күрсәткечтән 80 процентка азрак! Бу, нигездә, өйләргә янгын турында кисәтү приборлары кую нәтиҗәсе. Аларны аз керемле, күп балалы гаиләләр, 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, һәм 2018 елда һәм аннан соң баласы туган барлык гаиләләр бушлай ала. Калган категория гражданнар аны үзләре сатып алырга мөмкин, ул нибары 250 сум тора.
Читайте нас: