Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 гыйнвар 2020, 12:02

Мәчеттә инглиз һәм испан телен өйрәнәләр...

Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчеттә телләр өйрәнү мәктәбе ачылды.

19 гыйнварда узган Ачык ишекләр көненә килергә теләгән һәркем чакырылды.
Телләр өйрәнергә теләүчеләр сәгать икенче яртыда ук мәчет фойесына җыелдылар. Җанлы әңгәмә башланды. «Сез курсларга килдегезме?», «Кайсы телне өйрәнергә телисез?». Ачыклануынча, килүчеләр поселоктан гына түгел, мәсәлән, Рәзилә Галимова Үрге Тирмә авылыннан килгән. «Төркиягә барырга хыялланам һәм төрек телен белү комачауламас дип уйлыйм. Киләчәктә зур улымны да алып киләчәкмен», – диде ул. Чишмәдән Ләйсән Низаметдинова тел өйрәнү мәктәбе турында хезмәттәшләремнән ишетеп белдем, дип хәбәр итте. Ул берничә тапкыр чит илдә булган, һәм инглиз телен «шомартырга» тели.
Барысы да уку бүлмәсенә җыелгач, анкета тутырдылар. Курсны оештыручыларны укырга килүчеләрнең яше һәм дәресләргә кайчан йөрү уңайлы булуы кызыксындырды. Курсларны Әнвәр һәм Маоли Шәйхетдиновлар укытачак. Әнвәр – төрек теле укытучысы, Истанбулдагы «Томар» телләр мәктәбен тәмамлаган, Маоли испан һәм инглиз телләреннән дәрес бирәчәк. Ул тумышы белән Венесуэладан. Гарәп телен Ильяс хәзрәт Нигъмәтуллин укытачак – ул Рәсәй Ислам университетын тәмамлаган.
Берничә айдан Гарәп дәүләтеннән тагын бер укытучы килүен көтәләр.
Мәчетнең имам-наибе Усман хәзрәт сәламләү сүзләрен җиткерде:
– Барыгызны да күрергә шатбыз. Мәчет карамагында мәгариф үзәге булдырырга телибез. Тел мәктәбе ачу – беренче тәҗрибәбез. Беренче дәресләр бушлай булачак.
Килүчеләр төркемнәргә бүленделәр һәм дәресләр башланды. Беренче дәрестә Маоли аларның инглиз телен ни дәрәҗәдә белүе белән кызыксынды. Ә төрек телен өйрәнүче сыйныфта алфавиттан башладылар. Ачыклануынча, төрекләр берникадәр үзгәртелгән латин хәрефләреннән файдалана икән, ә методик әдәбият Истанбулның «Томар» телләр мәктәбендә бастырылган.
Усман хәзрәт планнар белән уртаклашты:
– Әлегә репетиторлар клубы буларак эшләячәкбез, шуңа күрә бернинди дипломнар да, сертификатлар да бирмибез. Күп балалы гаиләләрдә яшәүче балалар өчен ташламалы төркем дә җыярга телибез. Алга таба, әгәр дә үзәк яхшы гына эшләп китсә, аерым бинада көллият ачачакбыз, ул чакта инде аккредитация узарга һәм лицензия алырга планлаштырабыз.
Читайте нас: