Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 гыйнвар 2020, 11:20

Гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин

2020 елда Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр бирергә була.

Быел ул һәрвакыттагыча өч: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә) һәм өстәмә этапта (4–22 сентябрьдә) үтәчәк. Имтиханнарның төгәл расписаниесен БДИның рәсми мәгълүмат порталында белергә мөмкин.
Чыгарылыш сыйныф укучысы гаризада нинди фәннән имтихан бирергә теләвен язарга тиеш. Ул үзе тапшырырга теләгән кадәр фәнне сайлый ала. Урта гомуми белем турында аттестат алу математикадан яки рус теленнән мотлак имтиханны уңышлы бирүгә бәйле. Укучылар шулай ук математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен база яки профиль дәрәҗәне сайлый ала. Ә узган елгы чыгарылыш укучылары нибары профиль дәрәҗәдәге математика буенча гына БДИда катнашуга теркәлә ала.
Калган имтиханнарны алар, кем нинди сынау бирергә тели, югары уку йортында белем алуны дәвам итү өчен нинди фән кирәк, шуңа карап үзләре сайлый. Гариза язар алдыннан уку йортлары сайтына кереп, үзең сайлаган белгечлек буенча нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәклеге турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Быелгы чыгарылыш укучылары гаризаны үзләре укыган мәктәптә тапшыра, ә үткән еллардагы чыгарылыш укучыларына аны Рәсәй Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәлеген гамәлгә ашыручы башкарма власть органнары тарафыннан билгеләнгән теркәлү урыннарында тапшыру мөһим.
Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру вакытын документ белән расланган мөһим сәбәпләр булганда гына үзгәртү ихтимал. Бу очракта БДИда катнашучы дәүләт имтиханын кабул итү комиссиясенә имтихан тапшыру вакытын күрсәтеп гариза яза.
Читайте нас: