Аларның кайберсе Рәсәй Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә кагыла.
Аның сүзләренә караганда, яңа документка мохтаҗлык юк, әмма үзгәрешләр кертергә кирәк, ул халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.
Владимир Путин беренче пунктта Рәсәйнең хокукый киңлегендә Конституция өстенлеген ныгытуны атады. Бу халыкара законнар һәм килешүләр таләпләренең, шулай ук халыкара органнар карарларының кеше һәм гражданин хокукын һәм иреген чикләмәгән, дәүләтнең төп документына каршы килмәгән өлешләрендә генә дәүләт территориясендә гамәлдә була алачагын аңлата.
«Илнең иминлеген һәм суверенитетын тәэмин итү өчен мөһим» вазифалар биләп торган власть вәкилләренә карата таләпләргә килгәндә, алар арасында субъектлар башлыклары, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, хөкүмәт рәисе һәм аның урынбасарлары һәм башкалар бар, аларның чит ил гражданлыгы, чит илдә яшәүгә рөхсәте яки башка дәүләт территориясендә даими яшәргә мөмкинлек бирүче башка документы булырга тиеш түгел.
– Дәүләт хезмәте юлын сайлаган кеше, беренче чиратта, үз тормышын Рәсәй белән, безнең халык белән бәйли һәм башкача берничек тә түгел, – дип ассызыклады дәүләт җитәкчесе.
Ил президенты вазифасына дәгъва итүчегә дә аеруча таләпләр куелырга тиеш: чит ил гражданлыгы, чит илдә яшәүгә рөхсәте булмаска, 25 ел буена Рәсәйдә даими яшәргә тиеш.
– Бер үк кешенең президент вазифасында рәттән ике һәм күбрәк срок биләп тора алмавына килгәндә исә, бу мәсьәләне принципиаль дип санамыйм. Әмма моның белән килешәм, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Аның сүзләренә караганда, парламентның роле үзгәрергә тиеш: Дәүләт думасы дәүләт башлыгы тәкъдим иткән хөкүмәт рәисе кандидатурасын раслау хокукын алырга тиеш. Шулай ук парламентның түбәнге палатасы премьер тәкъдим итүе буенча барлык вице-премьерларны һәм министрларны раслый алачак. Арытаба президент Дәүләт думасы тарафыннан расланган министрлыклар башлыкларын кире кагу хокукыннан мәхрүм ителәчәк һәм аларны расларга тиеш булачак.
– Безнең зур территорияле, катлаулы милли-территориаль корылышлы, күп төрле мәдәни-тарихи традицияләре булган илебез нормаль үсеш алалмый, ул гына да түгел, парламентлы республика сыйфатында тотрыклы яши алмый. Рәсәй көчле республика булып калырга тиеш, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Шуңа күрә президентның, һичшиксез, Хөкүмәт эшчәнлегенең бурычларын һәм өстенлекләрен билгеләү, шулай ук Хөкүмәт Рәисен, аның урынбасарларын һәм федераль министрларны, үз бурычларын тиешенчә башкармаган өчен яки аларга карата ышанычны югалткан очракта, вазифаларыннан бушату хокукы сакланып калырга тиеш.
Владимир Путин Юлламасында гаилә институтын саклауга зур игътибар бирде. Беренче бала туганда ана капиталы бирү, икенче бала туган очракта акчаны 616 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме мөһим пунктларның берсе булды. Программаны гамәлгә ашыру вакытына килгәндә исә, аны 2026 ел ахырына кадәр дәвам итү тәкъдим ителде.
Дәүләт башлыгы өченче сабыйлары дөньяга килгән гаиләләрнең ипотека кредиты булган очракта, аның 450 мең сумын киметү өчен дәүләттән акча бүленүен искә төшерде.
– Ягъни, гомумән алганда, өч балалы гаилә дәүләт ярдәмендә торак мәсьәләсен хәл итү өчен бер миллион сумнан күбрәк акча алачак. Кайбер төбәкләр, шәһәрләр, хәтта өлкә үзәкләре өчен бу фатир яки йорт бәясенең яртысы диярлек, – дип ассызыклады ул.
Владимир Путин медицина мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. 1 июльдән сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү программасы эшли башлаячак. Илнең барлык төбәкләрендә поликлиникалар, район дәваханәләре, ашыгыч ярдәм станцияләре ремонтланачак, яңа техника белән җиһазландырылачак.
– Без килешкәнчә, быелдан башлап сәламәтлек саклау өлкәсендә гадел һәм аңлаешлы кагыйдәләргә нигезләнгән, эш хакында окладлар өлеше билгеләнгән һәм бөтен ил өчен компенсация һәм дәртсендерүче өстәмә акча түләү белән бер төрле булган хезмәт хакы бирүнең яңа системасы кертелә башлый, – диде Владимир Путин.
Аның фикеренчә, 2020 елда «башкача буталчыклык булмасын өчен» кешеләргә федераль яки төбәк ташламасы буенча бушлай яки арзанрак бәягә бирелүче препаратлар алучыларның бердәм регистры эшли башлаячак.
Илдә эчке тулаем продукт үсеше темплары турында сөйләгәндә, Владимир Путин 2021 елда ул дөньядагы күрсәткечтән югарырак булырга, ә инвестицияләр үсеше бер елга кимендә 5 процент тәшкил итәргә тиеш, дип ассызыклады.
Юлламаның тагын бер мөһим темасы – экология. Дәүләт башлыгы полигоннарга китерелүче калдыклар күләмен ныклап киметергә, чүпне аерым җыю системасын кертергә, гомумән алганда, йомык цикл икътисадына күчәргә кирәклеген бил-геләп үтте.
– 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы дигән механизмны куллана башларга кирәк. Ягъни, товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү буенча чыгымнарны түләргә тиеш, гади генә әйткәндә – пычратучы түли, – диде ил башлыгы.
Радий Хәбиров тәэссоратлары белән уртаклашты:
Мөгаен, иң шатлыклы вакыйгаларның берсе – Президентның аз керемле гаиләләргә кагылышлы тәкъдиме булгандыр. Бу беренче бала өчен ана капиталы да һәм икенчесе өчен ана капиталын арттыру да.
Без беркайчан да хыяллана алмаган искиткеч яңалык – өчтән җиде яшькә кадәр балаларга пособие биреләчәк. Бу балалары булган гаиләләргә шактый ярдәм итәчәк. Чөнки балалар – шатлык та, шулай ук гаилә өчен билгеле бер чыгымнар да. Безнең республикада алып барылган эш юнәлешендәге кебек, мәктәпләрдә балалар туклануы, туклану темасы яңгырады. Ачыктан-ачык әйтәм, без республикада беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр барлык балаларны кайнар аш белән тәэмин итүгә күчү турында күптән сөйлибез. Әлегә акчаны исәпләдек. Хәзер Президент шундый карар кабул итте. Һәм бу, чыннан да, бик кирәкле нәрсә. Бу – беренче блок.
Икенче блок та бик мөһим. Президент илебез үсешендә төбәкләрнең һәм губернаторларның ролен ныгытуга ачык сигнал бирде. Бу Конституцияне үзгәртү кысаларында да. Бу – Дәүләт Советы кысаларында федераль структуралар белән хезмәттәшлектә губернаторлар ролен ныгыту. Бу – безгә бюджет заказын, вузларның максатчан заказын формалаштыру юнәлешендә хокуклар бирү. Бу – безнең төбәк вузларын үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү. Бу безнең өчен шулай ук бик мөһим тема.
Ә гомумән алганда, беләсезме, шундый искиткеч кәеф белән хәзер өйгә кайтабыз. Юллама буенча фикер алышачакбыз, Президентның тиешле күрсәтмәләрен көтәчәкбез.
Кабатлап әйтәм: мине тетрәндергән төп акцент – балалы гаиләләрнең шактый җитди финанс ярдәм алуы. Бу – иң мөһиме, без республикада бу юнәлештә эшлибез, әмма федераль бюджеттан башка, федераль ярдәмнән башка без моны хәл итә алмадык.