Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 гыйнвар 2020, 14:00

Зарарлы һәм хәвефле чүп-чар

Рәсәйдә берничә ел инде чүпне аерым җыю турында сүз бара. Шул рәвешле генә гаять күп калдыклар күләмен һәм тирә-як мохиткә зур зыян салуны киметергә мөмкин, дип чаң суга экологлар.

Исегезгә төшерәбез, Көнбатыш илләрдә чүпне аерым җыю сәбәпле, 80 процентка кадәр икенчел чимал эшкәртелә, ә Рәсәйдә исә барлык чүпнең нибары 5 проценты гына эшкәртүгә китә.
Чишмәдә чүп салу өчен төрле контейнерлар турында ишетеп кенә белсәк, Уфадагы сәүдә үзәкләрендә, мәсәлән, өчәр контейнер куелган. Төрле калдыклар өчен аерым язулы, кәгазьгә – зәңгәр, пыялага – кызыл һәм пластикка сары төстәге контейнерлар бар.
– Чишмә поселогында пластик шешәләр һәм алюминий банкалар өчен 5–6 контейнер куелды, алар даими бушатылып тора, шуңа күрә чишмәлеләр чүпне аерым җыю турында бераз күзаллый, – дип хәбәр итте «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.
Боларның барысы да эшкәртелүче чүп-чарга кагылышлы.
Әмма чүпнең эшкәртелми торганы да бар. Бу люминесцент лампалар, батарейкалар, градусниклар, алар 1 класслы зарарлы калдыклар исәбенә керә. Элек чишмәлеләргә аларны Уфадагы махсус кабул итү пунктларына илтү тәкъдим ителгән булса, 2016 елдан башлап районда 8 экобокс куелды. Бу янган лампаларны, терекөмешле термометрларны, батарейкаларны җыю өчен тәгаенләнгән контейнерлар. Район үзәгендә: Төзелеш урамы, 20; Дуслык проспекты, 2; Шоссе урамы, 3; Коммунистлар урамы, 8 адреслары буенча дүрт экобокс куелган. Алар шулай ук Чишмә, Караякуп, Сафар һәм Шөнгәккүл авыл Советлары территорияләрендә дә бар.
– Әлеге экобоксларны кварталга бер тапкыр махсус «Экосервис» оешмасы бушатып китә. Тик тулган саен өстәмә килеп алуга да гариза бирәбез. Халыкның әлеге контейнерлар белән актив файдалануын билгеләп үтәргә кирәк, – диде Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин.
Бу уңай күренеш кебек, тик Чишмә район гәзитенең социаль челтәрләрдәге төркемендә үткәргән сорашу чишмәлеләрнең 46%ының әлеге зарарлы категориягә кергән чүпне башка калдыклар белән бергә ташлавын, нибары 42%ының гына махсус контейнерга илтеп салуын күрсәтте.
– Якынрак урнашкан чүплеккә ташлыйм, нигә мин аны каядыр илтергә тиеш әле, акчасын түлим, сортларга үзләре аерсын, – дип яза кайберәүләр.
– Чишмәдә дә махсус контейнерлар бармыни? Алар кайда куелган соң? – дип сорау бирә башкалар.
Кулланылган батарейкалар еш кына Пионерлар һәм укучылар йортында акция барышында кабул ителә, киләсе акцияне февральдә үткәрү планлаштырыла. Шундый ук акция Яшьләр көнендә үтте, ул вакытта батарейкалар бүләккә алыштырылды.
Чүп чиләгенә ташланган бер батарейка якынча 20 квадрат метр җирне авыр металлар белән агулый, ул хәтта зур булмаган микъдарда да кешеләр һәм хайваннар сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле. Энергия саклаучы люминесцент лампалар составында агулы химикатлар бар, һәм аларны чүплеккә ташлау зыянлы. Градусникларны да ташларга ярамый! Термометрыгыз ватылса, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар терекөмешне җыя, бинаны эшкәртә, һавадагы металл парлары микъдарын үлчи. Бу энергияне саклый торган лампа ватылган очракка да кагыла. Терекөмеш туфракка эләгеп җир асты суларына, елга-күлләргә, ә аннан кеше организмына үтеп керә. Ул организмда туплану үзлегенә ия, һәм үзаллы чыкмый.
Составында терекөмеш булган калдыклар махсус предприятиеләрдә эшкәртелә, Рәсәй Федерациясендә аны 2017 елдан башлап җиргә күмү тыелган.
Читайте нас: