Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 13:35

Бөтенрәсәй халык исәбен алу-2020 сайты эшли

2020 елда Бөтенрәсәй халык исәбен алуның рәсми сайты эшли башлады.

Камилла Собханкулова, Чишмә дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгече
Халык исәбен алу турында барысын да беләсегез киләме? Хәзер моның өчен www.strana2020.ru ресурсы бар, анда 2020 елда Бөтенрәсәй халык исәбен алуның ничек үтәчәге, Рәсәйдә яшәүчеләргә аның турында нәрсә белергә кирәклеге, яңа технологияләрнең статистика турында күзаллавыбызны ничек үзгәртүе турындагы мәгълүматлар тупланган.
Халык исәбен алу яңача, цифрлы форматта үтәчәк, шуңа күрә сайт ясаганда аның мультимедиасына аеруча игътибар бирелгән. Бүлектәге барлык фортографияләрне дә күчереп алырга һәм басма мәкаләләрдә кулланырга мөмкин. Бүлектә шулай ук халык исәбен алуның әһәмиятлелеге, аның механизмы һәм төп терминнары (илнең киләчәге өчен мөһимлеге, илдә тәүге цифрлы халык исәбен алуның ничек үтәчәге, ни өчен шәхси мәгълүматларның фаш ителүеннән курыкмаска кирәклеге, нәрсә ул йорт хуҗалыгы һ. б.) турында видеоязмалар җыелган.
Яңа ресурс халык исәбен алу барышы турында мәгълүмат биреп кенә калмый, ә сайтка керүчеләргә унъеллыкның төп статистик вакыйгасында үзләренә катнашу мөмкинлеге дә бирә. Шуңа күрә тиздән сайтта «Бәйгеләр һәм викториналар» бүлеге барлыкка киләчәк, анда Бөтенрәсәй халык исәбен алу-2020 талисманын сайлау бәйгесе, шул темага балалар рәсемнәре, фотолар һәм видеоязмалар бәйгеләре, шулай ук халык исәбен алуга багышланган викторина турында мәгълүмат табарга мөмкин булачак. Иҗади ярышларда катнашырга яратучылар сайтта теркәлә һәм шәхси кабинетка керә ала. Аның ярдәмендә үз эшләреңне җибәрергә һәм күңелеңә хуш килгән бәйгечеләр өчен тавыш бирергә була.
«Халык исәбен алучы буласым килә» бүлегендә әлеге эш турындагы мәгълүмат белән танышырга, шулай ук Рәсәй статистика хезмәтенең төбәк бүлекчәләре битләреннән ссылкалар табарга мөмкин. Моннан тыш, сайтта 2020 елда Бөтенрәсәй халык исәбен алуга кагылышлы барлык законнар һәм норматив документлар тупланган.
Безнең белешмә
Бөтенрәсәй халык исәбен алу 2020 елның 1–31 октябрендә цифрлы технологияләр кулланып үтәчәк. Аның төп яңалыгы Рәсәйдә яшәүчеләрнең Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон халык исәбен алу битен үзаллы тутыру мөмкинлеге булачак.
Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 ноябрендәге 2648нче боерыгы белән 2020 елда Бөтенрәсәй халык исәбен алуның өч формасы расланган. Алар барысы да рус телендә. Рәсәй статистика бүлеге хезмәткәрләре йортлар буенча халык исәбен алып йөргәндә махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук халык исәбен алу участокларына, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күп функцияле үзәкләргә барып теркәлергә мөмкин булачак.
Читайте нас: