Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 гыйнвар 2020, 14:47

2020 елда «АгроСтартАп» бәйгесе башлана

Тәпәреш авылы Мәдәният йортында кооперативлар төзү һәм аларның эшчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар үтте.

Анда Чишмә районының авыл биләмәләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.
Семинарның төп темасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрнең крестьян-фермер хуҗалыкларга (КФХ), авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелү турындагы мәгълүматтан хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларына берләшүнең өстенлеге турында фикер алышуга багышланды.
Семинарны Авыл хуҗалыгы консультация үзәгенең авыл хуҗалыгы кооперациясе бүлеге начальнигы Әлфия Гәрәйшина үткәрде. Чыгышында ул агробизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү төрләре, физик затлар һәм КФХ өчен мөмкинлекләр, хуҗалык итүнең кече формаларына грант бирү шартлары турында сөйләде.
– 2019 елда икътисади эшчәнлек юнәлешләре һәм төрләре буенча, «АгроСтартАп» грантлары буенча 115 җиңүче билгеләнде, шул исәптән берничә ел эшләп килүче кооперативларыбыз 10 млн сум күләмендә субсидия алды. Быел исә законда үзгәрешләр булды, мәсәлән, 70 млн сум алу ихтималы булган кооперативларның мотлак рәвештә 10 пайчысы булырга һәм контракт үтәлеше 40% тәэмин ителергә тиеш, законда тәэмин ителештән 10% кооперативныкы, ә 30% заемга алынган булуы күздә тотыла. Шулай ук эш урыннары булдыру мөһим шартларның берсе булып тора, – дип билгеләде Әлфия Гәрәйшина.
Семинар ахырында ул 2020 елдан «АгроСтартАп» бәйгесе башлануын, аңа 1 апрельгә кадәр йомгак ясалачагын хәбәр итте. Семинарны оештыручылар фермерларны әледән үк эш планы турында уйларга һәм катнашуга гариза бирергә чакырдылар. Ит һәм сөт токымлы маллар үрчетү буенча грант суммасы 5 млн сумга кадәр арттырылган, ә башка юнәлешләр буенча – 3 млн сум. Грант алуга, узган елдагы кебек, быел, 2020 елда ачылган КФХ һәм физик затлар да гариза бирә ала. 2019 елда ачылган һәм грант алалмаганнар «АгроСтартАп»тан соң узачак «Эш башлаучы фермер» проектында катнаша алачак.
Читайте нас: