Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 декабрь 2019, 12:45

Бәла килсә, Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз

27 декабрьдә Рәсәйдә Коткаручылар көне билгеләнде.

Бердәм кизү диспетчерлык хезмәте (ЕДДС), билгеле булуынча, гадәттән тыш хәлләр булганда муниципаль берәмлекнең башкарма власть органнарының даими оператив хәзерлеген тәэмин итә, чөнки бирегә кешеләр гомеренә хәвеф янаган төрле вакыйгалар турында хәбәрләр килә.
– Бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгатьләр күп, алар арасында ялган һәм балаларның шаяртып шалтыратуы да бар, күпләр кайдан шалтыратуны белмиләр дип уйлыйдыр, тик алай түгел, без аларның кайдан булуын күрәбез, – диде «ЕДДС» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Әкрәм Туктаров.
Чишмә районы ЕДДС хезмәтендә алты хезмәткәр – җитәкчедән тыш, өлкән кизү торучы һәм тәүлек әйләнәсенә дүрт дежурный эшли. Хезмәткәрнең эш көне смена кабул иткәч һәм дәфтәрдә үз эшен башлау турында билге куйганнан соң башлана.
ЕДДС диспетчеры Гүзәл Миһранова сүзләренә караганда, халык, барыннан да ешрак, юллар торышына, су, ут һәм газ булмауга зарланып мөрәҗәгать итә. Ә һава торышы начар булганда һәм эш көннәрендә, бигрәк тә кыш буран булганда һәм кар яуганда, ә җәй янгын чыгу турында мөрәҗәгатьләр күбрәк була.
Әйткәндәй, Бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенә урамда йөрүче хуҗасыз этләр турында да хәбәр итәргә мөмкин, чөнки аларның котырган булуы һәм кешеләргә ташлануы ихтимал.
Поселокта хәвефле биш объект, шул исәптән Чишмә май экстракцияләү заводы, элеватор бар, әлеге объектларда, гадәттә, тәүлек әйләнәсенә хезмәткәрләр кизү тора һәм берәр хәл булганда ЕДДС хезмәтенә хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл була калса, бу турыда кичекмәстән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиягә хәбәр ителә һәм әзерлек башлана. ЕДДС хезмәткәрләре янгыннар, гадәттән тыш хәл янавы яки булуы турында алынган мәгълүматны тикшерә, муниципаль берәмлекнең кизү һәм диспетчер хезмәтләренә хәбәр итә.
Чишмә районы территориясендә янгын чыгу турында хәбәр итүче 1677 автоном җайланма куелган. Әлеге вакытта Чишмә поселогында табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр хәвефе янау турында халыкка хәбәр итүнең автоматлаштырылган системасы буенча эшләүче ике репродуктор бар.
Читайте нас: