Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 декабрь 2019, 13:30

Дөньяга бала туудан да зуррак бәхет юк!

Яки республика Башлыгы Радий Хәбиров Юлламасында нәрсәләр турында сөйләде?

Төп проблема – бердәмлек юк
– Безнең төп бәла торак-коммуналь хуҗалыктагы яки медицинадагы җитешсезлекләр дә түгел, ә бүлгәләнү, бердәмлек булмау! Бүгенге көнгә кадәр берничек тә акланмаган пессимизм, үз көчеңә, республика киләчәгенә ышанмау сизелә. Барысы да башка шәһәрләр һәм илләр турында зур соклану белән сөйлиләр. Ә үзебез турында илнең өметсез бер төбәге кебек телгә алалар.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
– Без бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырабыз. Моның өчен киләсе елда, 2019 ел белән чагыштырганда, 1,6 миллиард сумга күбрәк акча юнәлтәчәкбез. Өч елда аларның эш хакына бүленгән акча күләме 10 миллиард сумга якынлашачак. Моны һәркем үзендә тоячак.
Район башлыкларын алыштырачаклар
– Без урындагы хакимият башлыклары корпусын яңарттык. Бер ел элек мин район башлыкларының вазифа биләү вакытын ике срок белән чикләргә кирәк, дип белдергән идем. 20 районда һәм 5 шәһәрдә кадрлар ротацияләре булды да инде. Урындагы проблемаларны хәл итү юлларын үзләренчә күзаллаган яңа буын җитәкчеләр килә.
«Инцидент» властьны халыкка йөз белән борды
– Мин үземнең командада эшләүче һәр җитәкчедән кешеләрнең проблемаларына төшенүен, хәл итү юлларын табуын, ишетә белүен таләп итәм. Бу эштә төп инструмент булып «Инцидент менеджмент» системасы тора, без аны бер ел элек гамәлгә керттек. Нәтиҗә күз алдында – власть кешеләргә йөз белән борылды.
Бюджеттан урлашулартурында
– Без дәүләт кесәсенә кул сузучыларның исемнәрен ачыктан-ачык атаячакбыз. Чөнки юл төзү, подъезд һәм ихаталарны ремонтлау барышында гына урлашмыйлар. Кайберәүләр шулкадәр намусын җуйган ки, хәтта мәктәп ашханәләрендә балаларның ризыгын урлыйлар.
Транспорт хезмәтләндерүе Рәсәйдә иң яхшысы булачак
– Автобус йөртүчеләрнең «түбәсе» булган бандитлар арасында атышлар тарихта калды. Уфада һәм республикада транспорт хезмәтләндерүе илдә иң яхшыларның берсе булачак. Без тармакны үстерәчәкбез һәм аның белән горурланачакбыз.
Мәктәптә туклану турында
– Кемдер үзгәрешләр артык күренми, ди, тик балаларны алдап булмый. Ә мәктәп ашханәләрендә даими тукланучы укучылар саны сизелерлек артты. Кайбер районнарда, хәтта, яртылаш. Тиздән безнең барлык балалар да мәктәптә тәмле кайнар аш ашаячак, дип ышанам.
Республика һәр балага шат
– Без азрак ярата, дөньяга азрак бала тудыра башладык. Күбрәк матди байлык, карьера, акча эшләү белән мавыгабыз. Шул ук вакытта иң мөһиме – ата-ана булу бәхете турында онытабыз. Яңа автомобиль, фатирдагы ремонт, яисә туристик сәфәр бала елмаюыннан мөһимрәк булырга мөмкинме соң?
Традицион гаилә кыйммәтләре кризис кичерә. Тик без агрессив субкультура – «чайлдфри» күренешенең яшьләрне юлдан яздыруына түзеп торырга тиеш түгел. Безнең юл – ныклы гаилә, күп балалылык, балаларны игелек, вөҗдан, гадел хезмәт, гаилә һәм тугрылык законнары нигезендә тәрбияләү.
Яшь парлар шуны белсен: республика һәр сабыйга шат! Дәүләт, җәмгыять, без барыбыз да ярдәм итәргә әзер. Дөньяга бала туудан да зуррак бәхет юк!
Өмәләр традицияләрен яңартырга кирәк
– Бу ел эчендә без 400гә якын ихатаны, өч мең подъездны ремонтладык. 700 чакрымнан артык урам яктыртылды. Биш ел дәвамында күп фатирлы өч мең йортны, 15 мең подъездны тулысынча ремонтлаячакбыз. Ел саен 400әр ихатаны төзекләндерәчәкбез.
Безгә кешеләр шимбә, якшәмбе өмәләренә чыккан, авыл урамнарын бергәләп төзекләндергән күркәм традицияләрне тергезергә кирәк. Түрбакчаларны, зират коймасын төзәтсеннәр. Безгә уртак эш өчен берләшергә кирәк. Үз йортында, ихатада, республикабызда тәртип урнаштыру эшендә һәркем катнашырга тиеш. Безгә барыбызга да килешеп, бер-беребезнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәргә өйрәнергә кирәк.
Без 2600 гомерне коткардык
– Иң мөһиме, ел башыннан кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм күп еллар эчендә беренче тапкыр – яман шешләрдән үлүчеләр саны сизелерлек кимеде. Без юл-транспорт һәлакәтләре, суда батып үлү, суицидлар, алкоголь суррогаты белән агулану нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметүгә ирештек. Чынлыкта, 2600 гомерне коткардык. Һәр кеше, аның сәламәтлеге өчен шул рәвешле көрәшсәк, без тагын меңләгән кешене коткарачакбыз.
9 Май турында
– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре 9 майга кадәр дә, аннан соң да иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ветераннарны торак белән тулысынча тәэмин итәргә, фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле ярдәмне күрсәтергә кирәк. Барлык хәрби мемориалларны һәм стелаларны тәртипкә китерү зарур.
Яңа юллар һәм күперләр турында
– Яхшы сыйфатлы юл кешеләргә гомерләренә бернинди дә хәвеф янамаячак, дигән ышаныч бирә. Һәм моның өчен без акча кызганмаячакбыз. Бер ел эчендә без мең ярым чакрымга якын юл ремонтладык, 900 чакрымнан артык юлга ком-таш түшәдек, 50 чакрымга якын юл һәм биш күпер төзедек.
Октябрь аенда Караидел авылы янында зур яңа күпер сафка тапшырылды. Халык аны еллар, хәтта дистәләрчә еллар көткән. Элек республиканың төньяк-көнбатышыннан төньяк-көнчыгышына бару өчен Уфа һәм «М-5» трассасы аша 300 чакрымнан артык урау юл үтәргә туры килә иде. 2024 елга барлык проблемалы күперләрне дә тәртипкә китерәчәкбез – моның өчен акча бүленде.
Юллама вакытында залдагылар елады
Традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров «Минем әти алдаша» дигән социаль видеоролик күрсәтте – ул башкорт режиссеры Айнур Әскаровның Азиядә бик популяр булган Корея видео-социаль рекламасына охшатып эшләнгән. Өч минутлык ролик шулкадәр дулкынландыргыч эшләнгән ки, залда утыручы кунаклар, ә алар арасында депутатлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә, җитештерү алдынгылары да бар иде, күз яшьләрен сөртте.
Экспертлар фикеренчә, бу роликта салынган идея (аны безнең сайтта карарга була) инде йөзләрчә мең баланы коткарган, һәм Рәсәйгә җайлаштырылганнан соң, безнең илдә дә нәкъ шулай эшләячәк.
Абруйлы фикер
БР Җәмәгать палатасы әгъзасы, Рәсәйнең «Белем» җәмгыяте Башкортстан бүлекчәсе рәисе Сергей Ширинкин:
– Ни өчен безнең илдә барлык түрәләр дә халык белән шулай гади һәм аңлаешлы итеп сөйләшми икән? Авыр, фәнни гыйбарәләр, коры аңлаешсыз саннар кулланмыйча гына. Нигезсез вәгъдәләр бирмичә. Әмма анык бурычлар куеп һәм аларның үтәлешен таләп итеп. Уңай фикерләү формалаштырып. Тарихыбызны язучы гади, республиканың горурлыгы булып торган кешеләрне күрсәтеп.
Эрнст Мулдашев, дөньякүләм танылган табиб-офтальмолог:
– Радий Фәрит улы аның өчен вак-төяк мәсьәләләр булмавын янә бер тапкыр күрсәтте. Мәсәлән, авылларда һәм торак пунктларда көнкүреш мәдәнияте мәсьәләсе. Һәм без кешеләрнең хәзер тормышка башкача каравын күрәбез. Гади генә әйбер кебек – үз артыңнан чүп-чарны җыеп алу, ә элек без андый вак-төяккә бөтенләй игътибар итмәдек. Хәтерлим әле, элек елга ярларында чүплекләр хасил була иде, ә хәзер барысы да үз артыннан җыярга тырыша.
Читайте нас: