Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 декабрь 2019, 16:15

Владимир Познер «Башкортстан чакыра!» форумында катнаша

Республикада «Башкортстан чакыра!» тәүге инвестиция форумы үтәчәк.

Бу вакыйга 19 декабрьдә Уфада «Торатау» Конгресс-холлында узачак.

Чара барышында төбәкнең инвестиция сәясәтен формалаштыру мәсьәләләре каралачак, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм сәясәт министрлыгының матбугат хезмәте.

Форумда билгеле телетапшырулар алып баручы Владимир Познер катнашачак. Ул утырышның пленар өлешен алып барачак. Башкортстанга бу мөһим чарада катнашу өчен бизнес үсешенә ярдәм итү белән бәйле башкарма властьның федераль органнары вәкилләре, Стратегик инициативалар агентлыгы, Рәсәйнең инвестицияләр фонды, Сәнәгать үсеше фонды, Моношәһәрләр үсеше фонды кебек мөһим үсеш институтлары вәкилләре чакырылды.

«Төбәкләргә инвестицияләр: үсеш нокталары һәм уңай практикалар» темасына пленар утырыш һәм фикер алышу секцияләре эше иң төп вакыйгаларның берсе булачак. Эшкуарлык вәкилләре, экспертлар Башкортстанның икътисади үсеш мәсьәләләрен тикшерәчәк, республикада инвестор өчен хокукый гарантияләр, бизнес өчен ташламалар һәм преференцияләр билгеләнәчәк.

«Алга, Башкортстан!» Актив инвестор клубының тәүге утырышы кызыклы булачак, аның барышында республикада уңышлы эшләүче һәм проектларны тормышка ашыручы инвесторлар белән әңгәмә үтәчәк. Ә Конгресс-холл фойесында республиканың аеруча мөһим инвестиция проектлары тәкъдим ителәчәк.

Илнең стратегик инвесторлары форумның мөһим спикерлары булачак, алар тәҗрибә уртаклашып кына калмаячак, шулай ук төбәкнең арытабангы үсеш юлларын тәкъдим итәчәк.

Чараны БР Хөкүмәте, республиканың Икътисади үсеш һәм сәясәт министрлыгы, Башкортстанның Конгресс-бюросы, «Эшлекле Рәсәй» Башкортстан төбәк бүлекчәсе, төбәкнең Сәүдә-сәнәгать палатасы оештыра.

«2019 елда инвесторлар һәм төбәк җитәкчелеге арасында коммуникацияләр төзү системасы үзгәрде. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшыртуга, махсус икътисади статуслы уңайлы инфраструктура әзерләүгә (Махсус икътисади зона, Социаль-икътисади үсеш буенча алга киткән территория, индустриаль парклар), инвестиция проектларын гамәлгә ашыру процедураларын гадиләштерү өлешендә республика законнарына төзәтмәләр кертүгә зур көч куелган. Бу форум Башкортстанда инвестиция елына йомгак ясаячак, кире элемтә алырга, күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге турында фикер алышырга һәм киләсе елга бурычлар куярга мөмкинлек бирәчәк», – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Читайте нас: