Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 декабрь 2019, 17:37

Маркировка үтәргә тиешле товарлар исемлеге артты

Кышның беренче ае илебез халкы тормышына кайбер үзгәрешләр кертте.

Шуларның берсе автоһәвәскәрләргә кагыла. 1 декабрьдән шоферлар машиналарына кышкы резина куярга тиеш, гыйнварда һәм февральдә дә аннан башка йөрергә ярамый. Таләпләр Рәсәйнең барлык, шул исәптән көньяк төбәкләренә дә кагыла. Инспекторлар һәр җиденче юл фаҗигасенең начар машина тәгәрмәченә бәйле булуын билгели.

Базарны ялган продукциядән арындыру өчен мотлак маркировка үтәргә тиешле товарлар исемлеге артты. Бу исемлеккә хушбуйлар, шиннар һәм покрышкалар, фотокамералар, чын һәм композицион күннән эшләнгән әйберләр; трикотаж һәм бәйләнгән блузкалар, пальтолар, плащлар, урын-җир әйберләре һәм башка кайбер товарлар керә. 2024 елда Рәсәйдә товарларны маркировкалау һәм күзәтүнең бердәм дәүләт системасы булдырылачак.

1 декабрьдә сату максатында законсыз әйләнеш турындагы маддәгә эләгүче көчле тәэсир итүче матдәләр исемлеге киңәйтелде. Бу исемлеккә яшәү өчен кирәкле, әмма наркоманнарда зур сорау белән кулланылган, өянәккә каршы кулланылучы прегабалин препараты, авыртуны баса торган тапентадол һәм офтальмологиядә кулланылучы тропикамид өстәлгән. Хәзер бу даруларны законсыз тараткан өчен өч елдан сигез елга кадәр төрмәгә утырту һәм 200 мең сумга кадәр күләмдә штраф яный.

Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, исемлеккә кертелгән әлеге даруларның микъдары пациентка табиб язып биргән рецептта күрсәтелмәячәк.

2018 ел өчен салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк иде. Түләнмәгән салымнарга 3 декабрьдән пеня исәпләнә башлады. Салымны тиз түләү өчен сайттагы кабинеттан яисә Рәсәй Федераль салым хезмәтенең мобиль кушымтасыннан файдаланырга була.

Хәзер кәрәзле челтәрләр абонентларын аутентификацияләү һәм идентификацияләү криптография ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Операторлар абонентларның яшерен ачкычларын саклау өчен хәвефсезлек модульләрен көйләргә тиеш булачак. Моның өчен сим-карталарны алмаштырырга туры килмәячәк.

Яңалыклар арасында төрле төбәкләрдә электр энергиясен кулланучылар өчен минималь һәм максималь тарифлар турында Федераль монополиягә каршы хезмәтнең 2 декабрьдә кабул ителгән боерыгы да бар. Яңа тарифлар киләсе елның гыйнварыннан кертеләчәк, халык үзгәрешләрне шул вакытта гына күрәчәк.

28 декабрьдән авиапассажирларга китерелгән зыян өчен түләү үзгәрәчәк. Монреаль конвенциясендә (безнең ил анда 2017 елда кушылды) язылган җаваплылык чикләре ясалма резерв һәм түләү чарасы (специальные права заимствования) белән исәпләнелә.

Росавиация мәгълүматларына караганда, пассажирның үлеме яисә имгәнүе өчен җаваплылык 113100дән 128821гә кадәр СПЗ, пассажирны соңга калдырган өчен – 4694тән 5346га кадәр СПЗ, багажны тоткарлаган өчен – 1131дә 1288гә кадәр СПЗ, йөкне тоткарлаган өчен – 19дан 22гә кадәр СПЗ.

Җаваплылык чикләре һәр биш ел саен янәдән каралачак: валюталары (АКШ доллары, евро, фунт стерлинг, юань һәм иена) СПЗ булдырган илләрдә инфляция темплары бу вакытта 10 проценттан артса (2009 һәм 2019 елларда да шулай булды) параметрларга төзәтмәләр кертелә.

Фото: Ксения Калинина
Читайте нас: