Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 декабрь 2019, 16:47

Арзанлы ипотека: балалы гаиләләр түбән ставка белән кредит алала

Республикада фатир алу күп гаиләләр өчен, элеккечә, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы – ипотека алу.

Кечкенә балалары булган гаиләләрнең елына 6 процентка ташламалы ипотека алу хокукы булуын күпләр белми. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы аны ничек алырга кирәклеге турында хәбәр итә.


Ни өчен ставкалар түбән?

Банклардагы ставкалар асылда исә гадәти. Программа шартлары буенча, сез 6% кына түлисез, ә калган аерманы дәүләт өстәп түли. Элек мондый «ташлама» кыска вакытка – өч, биш яки сигез елга бирелде. Быелдан башлап бу чикләүләр бетерелде. Димәк, кредит түләү чорында процент ставкасы артмаячак.

Әйткәндәй, банклар ставкаларны арытаба да чикләүләрсез киметә ала. Күбесе бу хокуктан файдаланып балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын елына 5%ка кадәр киметте.


Кем катнаша ала?

2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче, өченче һәм арытаба баласы туган; яки инвалид бала туган гаиләләр ташламалы ипотека ставкасы буенча кредитка исәп тота ала.


Нинди дә булса чикләүләр бармы?

– Бар. Беренчедән, зур кредит алганда елына 6%лы ипотека ставкасы бирелми. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен ипотека займының чикке күләме – 12 млн сум, Рәсәй төбәкләре өчен – 6 млн сум. Әгәр сез сатып алган фатир кыйммәтрәк булса, аерманы гадәти процент ставкасы буенча өстәп түләргә туры киләчәк.

Икенчедән, бу программа юридик заттан яңа фатир яки төзүчедән әзер торак сатып алуга гына кагыла.

Өченчедән, сез рәсми рәвештә эшләргә һәм даими керем алырга тиеш.


Ташламалы ставкадан файдалана һәм электән алган кредитны каплау өчен тагын кредит алаламмы?

– Беренче торакка ипотекагыз булса, бурычыгызны вакытында түләп барсагыз, алаласыз.

Тагын бер мөһим шарт – 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче, өченче һәм арытаба балалар туу.

Гаиләгез бу категориягә эләксә, ипотеканы ташламалы ставкага рефинанслау турында гариза язып банкка мөрәҗәгать итә аласыз.


Гаилә ипотекасын рәсмиләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Ташламалы ставка буенча гаилә ипотекасын алуны банк сайлаудан башларга кирәк.

Программада катнашучыларның барысын да, ә алар 50гә якын, Финанс министрлыгы исемлегендә карарга мөмкин.

Арытаба банк офисына мөрәҗәгать итеп гариза язарга, таләп ителгән документлар пакетын тапшырырга кирәк. Әлеге документлар исемлеге төрле банкта төрлечә булырга мөмкин.

Шулай ук сатып алыначак фатир бәясенең кимендә 20%ы күләмендә беренче взнос булуын раслау мөһим.

Шуны истә тотарга кирәк, банк хәтта клиент барлык таләпләргә туры килсә дә ташламалы ставка буенча ипотека бирмәскә мөмкин. Бу программада ахыргы карарны һәрвакыт кредит оешмасы кабул итә.


Күп балалы гаиләләргә ипотеканың бер өлеше түләнүе дөресме?

– Әйе. Быелдан башлап 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә арытаба балалары туган күп балалы гаиләләргә ипотеканы каплау өчен 450 мең сум күләмендә акча бирелергә тиеш. Бу программа барлык банкларга да кагыла.

Бу акчаны алу өчен ипотека алган банкка мөрәҗәгать итегез. Үзегез белән гаиләгезнең барлык әгъзаларының паспортлары һәм туу турындагы таныклыклары һәм ипотека кредитын бирү турындагы документлар булырга тиеш. Банк документларны «Дом.рф» дәүләт корпорациясенә (элекке «Ипотека торак кредиты агентлыгы») җибәрә, гаризаны карый һәм акчаны банкка күчерә.

Ике мөһим мәсьәлә. Бу бер тапкыр бирелүче түләү. Икенче тапкыр, хәтта тагын бер бала туса да яисә яңа ипотека кредиты булса да, аны алып булмый.

450 мең сум – бу иң зур сумма. Әгәр сезгә 300 мең сум гына түлисе калган икән, дәүләт 300 мең сум бүлеп бирәчәк, ә аерма «гомуми казанда» калачак.


«Торак төзелеше тупланмалары»ннан җыелган акча белән беренче взнос кертергә буламы?

– Әлбәттә, мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Торак төзелеше тупланмалары» программасы гамәлдә, ул беренче взноска акча тупларга ярдәм итә – сез махсус исәп ачасыз һәм ай саен шунда өч меңнән ун мең сумга кадәр акча саласыз. Республика сезнең взностан өчтән бер өлешен, әмма кимендә өч мең сум акчаны өстәп түли. Бу акчаны аз дигәндә өч ел тупларга кирәк. Шуннан соң сез торак сатып ала, банк-партнерда ташламалы ипотека ала яки тагын өч ел акча туплый аласыз.

Валерий Шахов фотосы
Читайте нас: