Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 декабрь 2019, 11:41

Бюджетка тагын төзәтмәләр кертеләчәк

Уфада 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджет проекты буенча халык тыңлаулары үтте.

Анда түбәндәге саннар яңгырады: республика казнасы керемнәре күләме 194 миллиард сум күләмендә фаразланган, төбәктәге чыгымнар – 216,2 миллиард сум. Шул ук вакытта чыгымнарның 70 проценттан артыгы – социаль йөкләмәләр, шул исәптән бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү, сәламәтлек сагын, мәгарифне үстерү.

Киләсе елга төп финанс документ дефицит белән төзелгән, ул 2020 елда 22 миллиард сум тәшкил итәчәк, 2022 елга 20 миллиард сумга кадәр кимеячәк. Закон проекты тексты белән Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүматларының рәсми интернет-порталында һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай сайтында танышырга мөмкин. Шул ук вакытта «Гражданнар өчен бюджет» әзерләнгән, ул төбәкнең Финанслар министрлыгының рәсми сайтында урнашкан.

Халык тыңлауларын Дәүләт җыелышының бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе Рида Собханкулова үткәрде. Анда Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов, финанслар министры Лира Игтисамова, Башкортстан Республикасы мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова, Рәсәй фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәгенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Дамир Гайнанов чыгыш ясады.

Халык тыңлауларында катнашучылар республика бюджеты чыгымнарының аерым маддәләре буенча кисәтүләр һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. Аерым алганда, демографик сәясәт, онкологик чирләргә каршы көрәш, ятим балаларны социаль яклау, төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, бакчачылык ширкәтләренә һәм социаль эшкуарлыкка булышлык итү мәсьәләләре турында сүз барды. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, парламентарийлар «Башкортстан Республикасының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы закон проектына икенче һәм өченче укуларда тагын төзәтмәләр кертәчәк.

– Бюджетның соңгы параметрларына карамастан, ул социаль юнәлешле характерда булачак, ягъни дәүләт тарафыннан гражданнар алдында үз йөкләмәләрен максималь рәвештә үтәүгә юнәлтеләчәк. Алар арасында – республикада яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру, социаль һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт системасын үстерү. Бу максатларга бюджетның өчтән икесе тотыла, – дип ассызыклады Константин Толкачев.

Хәзерге вакытта 2020 ел бюджеты дефициты егерме миллиард сум булыр дип фаразлана. Киләсе елга республика бюджеты проекты парламент комитетлары тарафыннан каралачак.

Аңа үзгәрешләр кертү депутатлар тәкъдимнәре буенча да, халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча да мөмкин.

Фото: «Башинформ»
Читайте нас: