Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2019, 17:36

Төбәкне ничек һәркем өчен уңайлы итәргә?

Нәрсә ул уңайлы мохит?

Киләсе елда Башкортстанда торак пунктлардагы ихаталарны, подъездларны, лифтларны, суүткәргечләрне һәм яктырткычларны төзекләндерүгә 14,1 миллиард сум акча бүленәчәк. Шул рәвешле бу өлкәдәге проблемалар тулысынча диярлек хәл ителәчәк. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров язды.

Заманча шәһәр һәм бистәләр – бу кайнар су, зур супермаркетлар һәм ял көннәрендә бару өчен театр гына түгел. Заманча шәһәр дибез икән, ул, беренче чиратта, яшәү өчен һәркемгә дә уңайлы булырга тиеш. Анда агачлар һәм яшеллек күп, юллар – киң һәм чокырсыз, күңел ачу урыннары – парклар, ял зоналары, сәнгать һәм мәдәният объектлары җитәрлек булырга тиеш.

Уңайлы шәһәрдә бер урыннан икенчесенә үзең теләгәнчә барып җитәргә мөмкин – үз автомобилеңдә дә (аны куяр урын бар), уңайлы һәм заманча җәмәгать транспортында да, велосипедта да. Аның өчен махсус юл каралган. 21 гасыр торак пунктында һәр кешегә хәрәкәт итү уңайлы һәм җиңел, махсус әзерлекле спортчы да, коляскадагы инвалид та – барысы да тигез. Каршылыклар булмаганга түгел, ә уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылганга күрә.

Әйдәгез, боларның күпчелегенең әлегә юклыгын таныйк. Без әле күптән түгел генә бу юлга бастык, ә проблема тиз генә хәл ителә торганнардан түгел.

Моннан ары беркем дә шәһәрләрне пыяладан һәм бетоннан эшләнгән бер төрле «таш джунгли» итеп күрергә теләми. Киресенчә, һәркемнең яшәү һәм эшләү, бала тудыру һәм тәрбияләү, спорт яки хобби белән шөгыльләнү өчен уңайлы булган, шул ук вакытта үзенең колоритын һәм уникаль архитектурасын саклаучы уңайлы һәм хәвефсез шәһәр мохите булдырасы килә.

– Безнең бурыч шәһәрләребезне һәм авылларыбызны төзекләндерү генә түгел, аларда төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы булган, заман таләпләренә җавап бирүче үзенә тартып торган урыннар булдыру, – ди Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.


Ихаталар кешеләр теләгәнчә төзекләндерелә

Беләсезме, сезнең ихата әби-бабайлар өчен ике эскәмияле һәм сабыйлар өчен таганлы, иске комлыклы шыксыз урыннан, үз эченә спорт, актив ял зоналарын, балалар мәйданчыкларын берләштерүче тормыш кайнап торган мәйданчыкка да әверелергә мөмкин. Һәр ишегалды аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен дә уңайлы булачак.

Аның нинди булачагын йортта яшәүчеләр урындагы хакимият һәм эксперт комиссиясе белән берлектә хәл итә.

Бу балалар уйнаган ихаталарга уңайлы һәм матур гына түгел, ә төрле булырга да мөмкинлек бирәчәк! Бердәм сыйфат стандартларын саклап, бертөрлелектән качып булачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, мәсәлән, тимер эләктергечле таганнар булмаячак – бу куркыныч, ел саен меңләгән бала имгәнә, дип берничә тапкыр белдерде. Эләктергечләрне йомшакка алыштырдылар – ул йөзләрчә тапкыр хәвефсезрәк. Балалар мәйданчыклары өслеген хәзер резина белән каплыйлар – бала егылса да, бер җире дә авыртмаячак. Яисә еллар буе ихаталарны ямьсезләп торган автохламны алыйк. Ул барысына да – халыкка да, урамнарны чистартучы коммуналь хезмәтләргә дә комачаулый. Быел гына властьлар тиешле законнар кабул итеп, мондый «чүп-чар»ны махсус урыннарга чыгара башладылар. Болар вак-төяк эш кебек, әмма тормышыбызның уңайлылыгы шушыларга бәйле.

Ишегалдыгызны төзекләндерү өчен сезгә «Башкортстан йорт аллары» программасында катнашырга кирәк. Программа кысаларында балалар мәйданчыгы, чүп контейнерлары өчен парковка урыннары булдырылачак, тышкы яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак, яшелләндерәчәкләр һәм видеокүзәтү куелачак. Моңа республиканың Финанс

министрлыгы, Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, быел 1,7 миллиард сум акча бүлгән – узган ел белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк. Якындагы өч елда исә 3,8 миллиард сум юнәлтү планлаштырыла. Программа 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.

Киләсе елга программа эшләнгән дә инде. Анда нинди йортлар керүен үзегезнең хакимиятнең сайтында карарга була. Әлегә алдагы еллар исемлегенә керү мөмкинлеге бар. Моның өчен торак милекчеләре җыелыш үткәрергә тиеш, анда идарәче компания һәм район хакимияте вәкилләрен чакырырга кирәк булачак. Җыелышта йортта яшәүчеләр программада катнашу теләген расларга һәм план-проект әзерләргә – кайда нәрсә урнашачагын хәл итәргә тиеш. Җыелыш тарафыннан расланганнан соң проект хакимияткә тапшырыла.


Мин яшәгән йорт матур булырга тиеш

Быел Башкортстан тарихында беренче тапкыр подъездларны ремонтлау өчен ел саен миллиард сум акча бүленә башлады. Элек бу ремонт өчен без үзебез түли, әле аны дистәләрчә еллар көтә дә идек. Бер генә факт – 2019 елда Уфада 1288 подъезд ремонтланды, бу моннан алдагы өч еллык күләмнән дә күбрәк!

Әлбәттә, барысы да шома гына узмады – подрядчылар арасында эшләренең төп күрсәткече – сыйфат икәнен, йортта яшәүчеләр имзасыннан башка эшләрен берәү дә кабул итмәячәген һәм түләмәячәген аңламаучылар да бар.

– Миңа заманча ихатаның нинди булырга тиешлеген коллегаларыма озак аңлатырга туры килде. Быел 404 ихатаны төзекләндерәчәкбез. Безнең максат – берничә ел эчендә республикадагы барлык ихаталарны да тәртипкә китерү, – дип язды үзенең социаль челтәрдәге битендә Радий Хәбиров.

Якындагы елларга программага эләгү өчен сезгә күршеләрегез белән сөйләшергә, хакимият вәкилен чакырып, җыелыш уздырырга һәм бу хакта акт төзеп, муниципалитетка тапшырырга кирәк.


Уңайлы шәһәрдә яшәү рәхәт тә, күңеллерәк тә!

Шәһәр – ул безнең йортыбыз һәм ихатабыз гына түгел. Якындагы биш елда Башкортстанда 500 җәмәгать территория-сен – паркларны, скверларны, яр буйларын тәртипкә китерәчәкләр, анда кешеләр буш вакытларын сәламәтлек өчен файдалы һәм күңелле итеп үткәрә алачак. Эшләр республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да бара. Ремонтны кайда ясарга – кешеләр үзләре хәл итәргә тиеш, бу уңайдан хакимиятләр тавыш бирүләр оештырган. Паркларда балалар һәм спорт мәйданчыклары, скульптуралар урнаштырыла, йөгерү өчен һәм җәяүлеләр юллары, ял зоналары эшләнә, яңа агачлар утыртыла.

Әйтик, быел республиканың барлык шәһәр һәм районнарында җәмәгать урыннарын, ихаталарны, мәктәп территорияләрен, балалар бакчаларын яшелләндерү буенча беренче тапкыр «Яшел Башкортстан» акциясе узды. Урындагы хакимиятләр йөзләрчә мең агач үсентесе: нарат, чыршы, каен, юкә, каштан һәм башкаларны сатып алды, ә кешеләр аларны утыртты. Бәйрәмдә йөзләрчә мең кеше катнашты.

Шулай ук Башкортстанда авылларда урамнарны яктырту программасын тергезделәр. Радий Хәбиров кушуы буенча мәктәпкә яки балалар бакчасына бер генә яктыртылмаган юл да калмаска тиеш. Яңа баганалар һәм 140 мең яңа фонарьга Башкортстан 500 миллион сум акча бүлә.

Уңайлы тормыш мәдәнияте – ул төзекләндерү эшенә караганда да киңрәк төшенчә. Дәүләт артыннан аны формалаштыруга бизнес та тартылачак – төзүчеләр хәзер йортларны баштан ук пандуслар, балалар мәйданчыгы, парковка белән планлаштыра. Кибетләр һәм көнкүреш учреждениеләре үз территорияләрен уңайлырак итә башлады – пандуслар да, персонал чакыру төймәләре дә, көтү залында балалар өчен уен бүлмәләре дә эшләнә. Чөнки матур һәм уңайлы киңлектә яшәү күпкә рәхәтрәк тә, күңеллерәк тә!
Читайте нас: