Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 ноябрь 2019, 18:13

Җиңү юбилее хөрмәтенә – бушлай билет

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары еракка баручы поездларда бушлай йөри алачак, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Алар 2020 елның 1 гыйнварыннан Рәсәйдә йөрүче купе, СВ, люкс вагонлы, шулай ук барлык категориядәге поездларда утырып бару өчен бүгеннән үк бушлай билет алала, шул ук вакытта ничә тапкыр бару чикләнмәгән.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары белән аларны озатып баручы тагын бер кеше бушлай бара ала. Бушлай билет пассажирның шәхесен раслаучы һәм ташламага хокукны раслаучы документ (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды таныклыгы, яки «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнү турында таныклык) нигезендә бирелә.

Чит ил гражданнарына бушлай билет алу өчен элекке СССР органнары тарафыннан бирелгән, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган форма буенча таныклык күрсәтергә кирәк.

Поездда бару өчен документны тутырган (саклаган) өчен акча алынмый. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларыннан, шулай ук аларны озатып баручылардан сервис хезмәтләр (шул исәптән ятак кирәк-ярагы) һәм туклану өчен акча алынмаячак.

Фото: Башинформ
Читайте нас: