Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 ноябрь 2019, 11:29

«ОСАГО ярдәмчесе», суверен интернет һәм тахографлар

1 ноябрьдән илдә кайбер мөһим үзгәрешләр булды.

Мәсәлән, көзнең соңгы аенда суверен интернет турындагы закон үз көченә керде.

Ул «чит ил серверларына тоташу мөмкинлеге булмаган очракта Рәсәй интернет-ресурсларының эшләү сәләтен тәэмин итүче» инфраструктура булдыруны күз уңында тота. Күчеш чорының 2021 елга тәмамлануы фаразлана.

Тагын бер яңалык автоһәвәскәрләргә кагыла. 1 ноябрьдән европротокол тутыру өчен яңа кушымта – «ОСАГО ярдәмчесе» эшли башлады, ул аварияне теркәү вакытын 10–15 минутка кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Акыллы система кайда һәм нинди графаларны тутырырга, бәрелгән урыннарны ничек фотога төшерергә кирәклеген үзе әйтәчәк. Мәгълүматларның бер өлеше «Дәүләт хезмәтләре» сайтында, авариядә катнашучыларның шәхси кабинетыннан алыначак, бу кәгазьгә язудан азат итәчәк. Тик яңа кушымтаны әлегә Татарстан Республикасында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә генә кулланып карарга мөмкин. Бөтен ил буенча ул 2020–2021 елларда таратылачак.

Бер ай элек аварияне европротокол буенча теркәгәндә 100 мең сум лимит гамәлдән чыгарылуын исегезгә төшерәбез. 1 октябрьдән юл-транспорт вакыйгасында катнашучылар үзара килешә алсалар һәм зыян 400 мең сумнан артмаса полиция хезмәткәрләрен чакырмасалар да була.

Ноябрьдә барлык яңа автомобильләргә транспорт чарасының электрон паспорты бирелә башлады, теләгән кеше кәгазь документны электрон төргә генә алыштыра ала.

Транспорт чаралары хуҗалары өчен тагын бер яңалык – алар авырлыгы 3500 килограммнан артмаган йөк машиналарына һәм автобусларга тахографлар куярга, шулай ук транспорт белән идарә итү һәм ял вакыты нормасын үтәргә тиеш. Әлеге таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Моннан соң микрокредит финанс оешмаларга торак мәйданны залогка салып заем бирү тыела. Бу кешеләр бурычлары түләнмәү сәбәпле йортсыз-җирсез калмасын өчен эшләнә.

Бу тыю малтабарлык эшчәнлегенә бәйле булмаган максатта бирелүче заемнарга кагыла.

1 ноябрьдән туристик компанияләр хаҗлык турларын оештыру белән шөгыльләнә алмый, хәзер бу эш тулысынча дини оешмаларга йөкләтелә. Тагын да Рәсәйдә хаҗи төшенчәсе закон дәрәҗәсендә билгеләнә – ул диндә хөрмәт ителгән һәм дини тәгаенләнештәге объектлар булган урыннарга сәяхәт итүче кеше.

Ноябрьдә Рәсәй гражданлыгы, шулай ук безнең илдә тору кәгазе һәм вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу кагыйдәләре дә үзгәрде. Чит ил гражданнары Рәсәйдә чикләнмәгән вакытка тору кәгазе алала, моңа кадәр ул биш елга бирелде. Безнең илдә эшләгән вакытта гына тору кәгазе алачак квалификацияле белгечләр һәм аларның гаилә әгъзалары искәрмә булып тора.

Шулай ук безнең илдә тору кәгазе алуга дәгъва итүчеләр исемлеге дә зурайды. Бу исемлеккә РСФСР территориясендә туган һәм электән СССР гражданлыгы булган кешеләр, һәм безнең илдә кимендә ярты ел эшләгән квалификацияле белгечләр керә.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: