Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 ноябрь 2019, 14:22

Йортка газ кертү өчен 60 яки 100 мең сумны ничек юлларга?

Башкортстанда газ кертүдә мохтаҗларга ярдәм программасы эшли башлады

Программаны республика Башлыгы Радий Хәбиров игълан итте.

— Газ үткәрелгән авылларда кешеләрнең йортларына газ кертмәве күзәтелә. Моның сәбәбе — аның шактый кыйммәт булуы, барлык эшләр 150 мең сумга кадәр барып баса. Шуңа да керемнәре аз булган гаиләләр йортларын газга тоташтыра алмый. Һәм без газ кертү өчен сертификатлар бирү турында карар кабул иттек, — дип язды ул социаль челтәрләрдәге битендә.

Сертификат кемгә тиеш, аны кайдан алырга һәм ничек файдаланырга? Түбәндәге язмабыз шул хакта.


1. Мөрәҗәгать иткәнгә кадәр нәрсәләрне белергә кирәк?

— Сертификат республикада даими яшәүче, ташламаларга ия һәм үз милкендә газга тоташмаган шәхси йорты булган Рәсәй гражданнарына бирелә.

— Газ куллану күләменә карап, йорттан газ бүлү челтәренә кадәрге арага, челтәрдәге басымга һәм башкаларга бәйле гариза бирүчеләрнең рәсми бүленеше бар. Сертификатны беренче категориягә караучы гражданнар гына алу хокукына ия. Бу хакта сезгә «Газпром газораспределение Уфа» офисларында аңлатачаклар. Белешмәләр өчен телефон: 8-987-471-71-04.

— Бер йортка бары тик бер генә сертификат алырга мөмкин. Йортта ташламага ия берничә кеше яшәсә дә, алар берничә сертификат ала һәм аларны бергә куша алмый.

— Сез газга тоташтыру турында килешү төзегәннән һәм эш өчен түләгәннән соң, әмма әлегә газ бирмәгән очракта да, сертификат сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

— Газны җир участогы чикләренә кадәр тоташтырган һәм җир участогы чикләрендә газ кертү буенча башкарылган эшләр өчен сертификат белән түләргә мөмкин. Боларга проектны эшләү, төзелеш-монтаж эшләре, газ җиһазларын: плитәләр, казанлыклар, колонкалар, газ счетчикларын һәм сигнализаторын китерү һәм кору керә. Калган эшләр өчен сез үзегез түләргә тиеш булачаксыз.

— Дәүләттән ярдәм күләме эш бәясеннән артып китә алмый. Мисал өчен, сезгә газ тоташтыруның бәясен 90 мең сум дип исәпләделәр, ә сертификат 100 мең сумлык ди. Республика бөтен сумманы түләячәк, ә калган 10 меңен газны тагын кемгә дә булса тоташтыруда файдалану өчен «уртак казан»га кире кайтарачак.

— Газ бирелгәнче сез йортны үзегез әзерләргә – җылыту системасын, вентиляцияне, төтен юлларын урнаштырырга, газ җиһазларын сатып алырга һәм корырга тиеш (әгәр дә аларны китерү һәм кору газга тоташтыру турындагы килешүгә керми икән).
2. Кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар тапшырырга?

— Иң тәүдә, якындагы «Газпром газораспределение Уфа» бүлекчәсенә килегез (адресларны www.bashgaz.ru сайтында «Контактлар» бүлегендә карагыз) һәм сезнең йортны газга тоташтыру өчен техник мөмкинлекләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклагыз. Әгәр барысы да тәртиптә икән, сезнең белән газга тоташтыру турында килешү төзеячәкләр.

— Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки үзегезгә уңайлы күпфункцияле үзәк офисына барыгыз. Үзегез белән түбәндәге документлар булу зарур:

а) Паспорт яки нотариуста расланган ышаныч кәгазе (әгәр дә сез башка кеше өчен сертификат тутырасыз икән);

б) Газга тоташтыру турында кул куелган килешү;

в) Йортка милек хокукы турында документлар;

г) Сертификатны нәкъ менә шушы кеше алырга тиешлеге турында йорт милекчеләренең язма ризалыгы;

д) Ташламаларга хокукларны раслаучы документлар (ташламаларга хокук турында таныклык, инвалидлык билгеләү турында белешмә, балаларның туу турында таныклыклары), туганлыкны раслаучы документлар (мәсәлән, аталыкны билгеләү турында таныклык);

е) Әгәр гаилә аз керемле икән — өстәмә рәвештә барлык әгъзаларының соңгы өч айдагы керемнәре турында белешмәләр, эшләмәүчеләр өчен хезмәт кенәгәсе күчермәсе һәм 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен мәктәп яки көллияттән белешмә.

Гариза биргәннән соң 10 эш көне эчендә Социаль ярдәм үзәге белгечләре сезнең документларны тикшерә һәм, әгәр барысы да тәртиптә булса, сезне сертификат алу өчен исәпкә куялар. Әлеге карар турында сезгә биш эш көне эчендә хәбәр итәчәкләр.

— Әгәр барлык документлар да тәртиптә икән, сезне чиратка куячаклар һәм күпмедер вакыттан соң сертификат бирәчәкләр. Аның гамәлдә булу вакыты — ул бирелгән көннән алып ике ел. Ягъни, әгәр сез аны 2019 елның декабрендә алгансыз икән, 2021 елның декабренә кадәр файдаланырга тиешсез.
3. Сертификатны ничек файдаланырга?

— Сертификатны алганнан соң, «Газпром газораспределение Уфа» предприятисенә яки подрядчы компаниягә барасыз һәм эшләрне сертификат белән түләячәгегез турында килешү төзисез.

— Сезнең йортны газга тоташтыралар. Эшне башкаручы бу хакта сертификатка билге куя.

— Үзегезнең күпфункцияле үзәккә түбәндәге документларны алып барасыз:

а) Сертификат алучының паспортын;

б) Эшләрне башкаручының билгесе булган сертификатны;

в) Газга тоташтыру турында, әгәр дә бар икән, йортка газ кертү турында килешүләрне яки аларның нотариаль расланган күчермәләрен;

г) Эшләрне башкаручы һәм сертификат алучы кул куйган башкарылган эшләр турында актны;

д) «Газпром газораспределение Уфа» һәм сертификат алучы кул куйган Газга тоташтыру турында актны.

Җаваплы хезмәткәрләр документларны өйрәнәчәк һәм, барысы да дөрес булса, ике атна дәвамында подрядчыга тиешле акчаны күчерәчәк. Калган сумманы ничек түләргә кирәклеге сезнең килешүдә язылган.

Әгәр сертификат хуҗасы вафат булса, документның гамәлдә булу вакыты ярты елга — якыннары мираска кергәнче туктатыла. Варислар подрядчы компаниягә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак, анда килешүгә төзәтмәләр кертеләчәк. Әгәр кеше, чиратка басып, ләкин сертификат алып өлгермичә үлеп китсә, бу очракта гаиләгә документларны яңадан җыярга туры киләчәк.
4. Сораулар булса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Газга тоташтыру килешүләренә бәйле — 8-987-471-71-04 телефоны буенча яисә www.bashgaz.ru «Газпром газораспределение Уфа» рәсми сайтында

• Чиратка басу һәм сертификат алу мәсьәләләре буенча:

1) Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны — 8 (347) 282-40-35, сайты — rcspn.mintrudrb.ru;

2) Яки якындагы күпфункцияле үзәккә барырга. Телефоны — 8(347) 246-55-33, сайты — mfcrb.ru.

Сертификатны ничек файдалану турында сорау туганда – Башкортстан Республикасының Торак программаларын тормышка ашыру идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Телефоны — 8 (347) 218-15-19, сайты — zhilprog.bashkortostan.ru/.

  • Бер йортка газ кертү өчен бер генә сертификат алырга мөмкин
Читайте нас: