Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 17:32

Диваннан тормый гына

Көндәлек тормышта һәркем төрле дәүләт хезмәтләреннән файдалана.

Мәсәлән: штрафлар һәм аларны түләү турында мәгълүмат алу, машинаны теркәү, паспорт алу. Элек моның өчен оешманың эш режимын белергә, документларың белән килергә, үз чиратыңны көтәргә, кулдан гариза тутырырга кирәк иде. Хәзер исә кешеләр әлеге хезмәтләрне интернет аша алалсын өчен дәүләт аларны электрон төргә күчерде. Бу күпкә уңайлырак һәм тизрәк.

Рәсәй Федерациясендәге дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турындагы барлык мәгълүмат gosuslugi.ru порталында тупланган. Башкортстан Республикасында халыкка уңайлы булсын өчен өстәмә рәвештә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталы эшли gosuslugi.bashkortostan.ru, биредә төбәктәге өстәмә дәүләт хезмәтләре дә бар.

Чишмә районында да электрон төрдә хезмәтләр күрсәтелә. Әлеге вакытта ихтыяҗ белән кулланылганы: сабыйларны балалар бакчасына, мәктәпкә исәпкә кую һәм кабул итү, төзелешкә рөхсәт бирү, торак бинаны торак булмаган бина итүгә рөхсәт бирү яки бирмәү турында карар чыгарып бирү, шулай ук күп фатирлы йортта бинаның планировкасын үзгәртүгә ризалык алу.

Электрон төрдә дәүләт хезмәтләре алуның өстенлеге нидә? Беренчедән, вакыт янда кала, эшләүче чишмәлеләр өчен бу аеруча мөһим. Икенчедән, гаризаның статусын күп тапкыр тикшерергә мөмкин, үзгәрешләр булса яки хата ачыкланса, сезгә хәбәр ителәчәк. Яшь аналар һәм ведомствога үзе килә алмаучылар (инвалидлар, өлкән яшьтәгеләр һәм ерак авылларда яшәүчеләр) электрон төрдә хезмәтләр алуның уңайлылыгын билгели.

Сезнең дә электрон хезмәтләрдән файдаланасагыз килсә, башта порталда теркәлергә кирәк. Теркәлү үткәннән соң сезнең шәхси кабинетыгыз булачак. Шәхси кабинет – порталда электрон хезмәтләр алу өчен башлангыч нокта. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта заказ бирелгән хезмәтләр, мөрәҗәгатьләр, түләүләр буенча барлык мәгълүмат саклана.
Читайте нас: