Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 ноябрь 2019, 17:53

Сертификат туристик юллама алырга ярдәм итәр

13 ноябрьдә республикада туристик юлламаларның бәясен өлешчә түләүгә сертификатлар бирелә башлады.

Бу хокуктан Башкортстанда яшәүче һәм пенсияләренә «Дәүләттән социаль ярдәм турында»гы Федераль законда каралган социаль өстәмә алучы инвалидлар һәм пенсионерлар файдалана ала.

Юллама белән беренче чиратта инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар тәэмин ителәчәк.

Экспертлар программада катнашучылар сайлый алачак 131 социаль турны сайлаган. Маршрутлар республика буенча һәм Рәсәй буенча сәяхәтләрне үз эченә ала. Мәсәлән, Красноусольскка, Янгантауга, Болгарга, Казанга, Свияжскига, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә сәяхәтләр тәкъдим ителә, күбесендә күңел ачу чаралары каралган. Тулы исемлек белән соцтуризмрб.рф сайтында танышырга мөмкин. Ел ахырына кадәр Башкортстанда яшәүче якынча 1,5 мең кешене социаль юллама белән тәэмин итү планлаштырылган, бу максатка 12,8 миллион сум тотылачак.

Сертификатлар БР Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында, шулай ук республиканың «Гаилә» ресурс үзәгендә һәм аның пенсионерлар һәм инвалидлар теркәлгән урын буенча филиалларында биреләчәк. Сертификат алырга теләүчеләр түбәндәге документларының: паспорт, пенсия таныклыгы (пенсионерлар өчен), инвалидлык билгеләүне раслаучы медицина-социаль экспертиза хезмәтенең дәүләт учреждениесе яки табиблар комиссиясе (инвалидларга) тарафыннан бирелгән белешмәләр, 14 яше тулмаган инвалид баланың туу таныклыгы күчермәләрен алып килергә тиеш.

Пенсионерларга һәм инвалидларга туристик юлламаларның бәясен өлешчә түләүгә сертификатлар Башкортстанда туризмны үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру ярдәмендә бирелә.

Шуны билгелик, Башкортстан Республикасының социаль туризм программасы «Башкортстан Республикасында туризмны үстерү программасы»ның дәвамы булып тора һәм социаль туризм өлкәсендә тупланган тәҗрибәне, халыкның социаль юнәлештәге туристик хезмәтләргә ихтыяҗын исәпкә алып эшләнгән.

2011–2017 елларда сертификат ярдәмендә 30 меңнән артык кеше ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алды.

Әйткәндәй, республикада көзнең соңгы айларында шифаханә-курортларда ял итүчеләр күп, Башкортстан әлеге күрсәткеч буенча алдынгы өченче урында. Аннан алда Мәскәү һәм Төмән өлкәләре. Моны «ТурСтат» аналитика агентлыгының Санатории-России.рф сайтындагы рейтинг күрсәтә.

Алдынгы биш төбәк арасында – Татарстан, Самара өлкәсе, ун төбәк арасында – Алтай крае, Түбән Новгород, Сверловски һәм Ленинград өлкәләре, Удмуртия.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: