Кыш шатлык белән һәм мәшәкатьсез үтсен өчен бу көннәрдә нәрсәләр турында кайгыртырга кирәк?
Яңа җылыткыч сатып алырга
Хәтта иң сыйфатлы җылыткычның да хезмәт итү вакыты ун елдан да артык түгел. Бәлки аны алыштырырга вакыт җиткәндер? Көнкүреш техникасы кибетендә аның яңасы өч-дүрт мең сум тора – гомереңнең һәм бөтен мөлкәтеңнең хәвефсезлеге өчен кызганырлык сумма түгел.
Статистика күрсәтүенчә, салкыннар килү белән янгыннар саны өчтән бер өлешкә арта. Беренче чиратта, сыйфатсыз техника һәм электрүткәргечләр аркасында. Кулдан ясалган җылыткычлар — «урыс рулеткасы» кебек: бүген сынатмаса да, иртәгә бәла китерергә мөмкин. Аларны бернинди хәл-шартларда да кулланырга ярамый.
Карап, тузаннан даими чистартып торсаң (ул янып китәргә мөмкин), электрүткәргечләрне ватылудан сакласаң, вилкасын розеткага тыгызлап тыксаң, яңа җылыткыч озак еллар хезмәт итәчәк һәм куандырачак. Берничә җылыткычны берьюлы тоташтырмагыз – ул электрны күп сарыф итә, йорттагы электрүткәргеч чыдамаска мөмкин.
Ә кабызылган җылыткычны төнгә калдырырга, анда киемнәрне киптерергә, аны пәрдәләр һәм тиз янып китүче сыеклыклар янына куярга ярамаганлыгын сез үзегез дә бик яхшы беләсез!
Машина тәгәрмәчләрен алыштырырга
Сәер, тик меңләгән водительләр әлегә кадәр җәйге резинада йөри. Алар җәй кире кайтыр, дип өметләнәме, әллә бәла аларны урап үтәр дип уйлыйлармы, аңламассың.
Хәвефсезлек таләпләре буенча, җәйге шиналарны тәүлеклек уртача температура биш градус җылылыкка кадәр төшү белән кышкыга алыштыру зарур. Бер үк төрле рәсемле шиналар куегыз — югыйсә, тормозга басканда автомобиль шиналар протекторы азрак булган якка салулый.
Көз ахыры — куркыныч вакыт, көндез һава температурасы 12 градуска кадәр күтәрелергә, ә иртән туңдырырга мөмкин, шуңа күрә инде күптән алмаш комплектны алырга һәм якындагы автосервиска барырга вакыт. Кинәт суытуга остаханәләрдә янә чиратлар тезеләчәк һәм өч-дүрт көн алдан язылырга кирәк булачак, ә әле бу эшне бернинди чиратларсыз башкарырга мөмкин.
Моннан тыш, машинага кышкы май салыгыз, барлык сыекчаларны алыштырыгыз, аккумулятор зарядкасын һәм фараларны тикшерегез. Кирәк булган очракта лампочкаларны һәм предохранительләрне алыштырыгыз.
Кичә җылы булып, бүген кинәт суытса һәм юллар бозланса яки урамда көчле кар яуса, машинаны ихатада калдыруыгыз хәерле (бигрәк тә тәҗрибәле водитель булмасагыз) — бензинга киткән байтак акчаны янга калдырырсыз, нервыларыгызга да көч килмәс.
Суда коткарырга өйрәнегез
Елгалар һәм күлләр беренче боз белән капланган вакыт балалар һәм өлкәннәр өчен бик куркыныч. Ел саен юка бозда дистәләгән кеше – барыннан да ешрак балалар – һәлак була. Әгәр сезнең йорт янында сулык бар икән – балаларга инструктаж үткәрегез: туңган елгада һәм күлдә йөгерергә, сикерергә, аяк белән тибеп бозның ныклыгын тикшерергә һәм аның өстендә җыелып торырга ярамый — биш-алты метр ераклыкта гына мөмкин.
Әгәр сез боз астына төшеп киткәнсез икән, кулларыгызны читкә җәегез, су астына китмәс өчен боз кырыена ябышыгыз һәм кискен хәрәкәтләр ясамыйча каты өслеккә үрмәләгез. Боз ватылмый икән, әкрен генә ярга үрмәләгез.
Иптәшегез боз астына киткән очракта (яки таныш булмаган кеше) башкача эш итәргә кирәк: боз кителгән урынга кадәр йөгерергә ярамый. Зыян күрүчегә, ярдәмгә киләм, дип кычкырыгыз. Бу аңа көч һәм ышаныч бирәчәк. Аңа өч-дүрт метрга якын килегез һәм колга, бау, бергә бәйләнгән шарфлар һәм башка озын предметлар ыргытыгыз. Аны сак кына боз өстенә тартып чыгарыгыз һәм бергә куркыныч зонадан чыгыгыз.
Салкында гына түгел, көчле җил булганда да, юеш яки кысан кием һәм аяк киеме аркасында да туңарга мөмкин. Аеруча бит очлары, колаклар, кул бармаклары һәм аяклар салкынга тиз бирешүчән. Авырмас өчен җылы гына түгел, су үтми торган кием булу да зарур.
Кышкы аяк киемен эче чын тиредән, табигый күннән эшләнгәнен сатып алу яхшырак — ул тиз искерми, җылылыкны саклый. Итек белән ботинкаларны 1–2 үлчәмгә зурракны сатып алу хәерле. Беренчедән, кысан аяк киемендә уңайсыз, аяк тиз өши, икенчедән, көчле салкыннар булган очракта җылы оекбаш белән киеп булачак.
— Бөтен аяк табанына басып йөрергә, кулларны кесәдә тотмаска кирәк — бу тигезлекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр таеп китсәгез, бер якка егылыгыз — шушы рәвешле оча сөяген һәм умыртка баганасын авыр җәрәхәтләнүдән саклаячаксыз. Сыну яки көчле имгәнүгә шик туган очракта кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итегез, — ди табиб травматолог-ортопед Ринат Хәйруллин.
Баланы хәвефсезлеккә өйрәтегез
Кыш караңгы иртә төшә, ә бу өстәмә кыенлыклар һәм хәвеф тудыра. Шоферлар караңгыда күрсен өчен баланың киеменә яктылык кайтаргыч билге беркетегез. Ул теләсә кайсы хуҗалык кибетендә сатыла һәм йөз сум чамасы тора. Әйткәндәй, закон буенча, яктылыкны кайтаручы элементлар караңгыда шәһәр читендә юл буеннан атлаучы өлкәннәрнең киемендә дә мотлак булырга тиеш. Әгәр ул булмаса, 500 сум күләмендә штраф каралган.
Бала югалса, үзен ничек тотарга тиешлеген алдан ук сөйләшегез. Мәсәлән, сез чыршы бәйрәменә килгәнсез икән, үзәк керү юлында яки полиция пункты янында очрашасыз. Аны полицейскийлардан һәм формадагы кешеләрдән оялмыйча ярдәм сорарга өйрәтегез. Сезнең телефон номерын ятласын, ә тагын да яхшырагы, аны каты кәгазь битенә язып, баланың каптырмалы кесәсенә салып куегыз.
Статистика күрсәтүенчә, салкыннар килү белән янгыннар саны өчтән бер өлешкә арта. Беренче чиратта сыйфатсыз техника һәм электрүткәргечләр аркасында.